Рөстәм Миңнеханов Җиңү паркына ретро автомобильдә килде

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Җиңү паркында чәчәкләр салу тантанасында катнаша.

Чара уздырыла торган урынга республика җитәкчесе ретро автомобильдә килде, аның тәрәзәсенә абыйсы Галимҗан Миңнехановның фотосы беркетелгән иде. Шулай итеп, Татарстан Рәисе Россиядә яңа форматта уздырыла торган «Үлемсез полк»та катнашты.


Фикер өстәү