Язгы чакырылыш буенча армиягә китүчеләрне нинди очракта махсус хәрби операция зонасына җибәрергә мөмкин булуын әйткәннәр

Россия Оборона министрлыгында 1 апрельдән 15 июльгә кадәр язгы чакырылыш буенча хезмәткә чакырылучыларны махсус хәрби операция барган зоналарга җибәрмиләр, дип белдерделәр.

Чөнки яңа чакырылучыларның анда катнашу өчен тәҗрибә һәм белемнәре юк.

Әмма теләүчеләр булса, контракт буенча хезмәт итә алалар, дип яза prokazan.ru. Моның өчен ир-атлар сәламәтлек буенча туры килергә һәм яшьләре 18дән 60 яшькә кадәр булырга тиеш.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү