10 май көне тарихта ниләр белән истә калды?

Милли төсләр

1883 елның 10 маенда император Александр III указы белән ак-зәңгәр-кызыл төсләр Россиянең милли төсләре дип игълан ителә. Рәсми рәвештә бу төсләр Петр I заманында кулланыла башлый. Ул аларга яңа трактовка бирә: ак төс – ирек төсе, зәңгәр төс – Богородица төсе, ә кызыл төс дәүләтчелекне символлаштыра.

 

Дәүләт Думасының беренче утырышы

1906 елның 10 маенда Санкт-Петербургның Таврия сараенда Россия Дәүләт Думасының беренче утырышы ачыла. Аның эшчәнлеге иҗтимагый һәм сәяси мәсьәләләрне хәл итүдән гыйбарәт була. Моннан тыш, Дума хөкүмәт тәкъдим иткән кануннарны кабул итә һәм дәүләт бюджетын раслый ала.

 

«Золушка» премьерасы

1947 елның 10 маенда «Ленфильм» киностудиясендә Казанда туган драматург Евгений Шварц сценарие буенча куелган «Золушка» кинокартинасын иҗтимагый карау уза. Бер атнадан ул бөтенсоюз прокатына чыга, ел дәвамында аны 18 миллионнан артык тамашачы карый.

 

1930 елның 10 маенда Мәхмүт Нигъмәтҗанов туа. Консерваториядә укыганда ул мөстәкыйль фольклор экспедицияләренә йөри. Анда  татарларның төрле төркемнәрендә беркем тарафыннан да язылмаган үзенчәлекле халык җырларына игътибар итә. Аның тырышлыгы белән 4000 гә якын материал җыела. Этнографик яктан бер меңнән артык көй дөрес итеп рәсмиләштерелә, шуларның 700дән артыгы халык җырларының өч китабына керә.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү