25-26 майда Мәскәүдә Сугыш һәм Кораллы көчләр ветераннары йортының Кызыл Байраклы залында, Сталинград сугышында Җиңүгә – 80 ел, кенәз Владимирның Русьне чукындыруына 1035 ел тулуга багышлап, балалар һәм яшьләр арасында “Молодые таланты Отечества” ватанпәрвәрлек рухындагы җыр һәм музыкаль әсәрләр халыкара фестивале узачак.
Фестивальнең Гала-концертында, фестиваль лауреатлары белән беррәттән, халык артистлары, атказанган артистлар да чыгыш ясаячак. Залда, гадәти тамашачылардан тыш, депутатлар, сенатор, космонавтлар, югары уку йортлары җитәкчеләре һ.б. утырачак.
Фестиваль турында тәфсиллерәк мәгълүматлар белән www.rusol.ru сайтында “Молодые таланты Отечества” бҗүлегендә танышырга була.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat