Раифада һәйкәл янындагы венокларны таратып ташлаучыларны эзлиләр

Кичә кич билгесез кешеләр Раифада һәлак булган сугышчылар һәйкәле янында куелган венокларны тирә-якка чәчеп ташлаган. Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев шул хакта хәбәр итте.

Ул билгеләп үткәнчә, бу гамәлне берничек тә аклап булмый. Обелискка зыян килмәгән һәм хәзерге вакытта ул тулысынча тәртипкә китерелгән.

Полиция хезмәткәрләре җинаятьчеләрне эзли, алар закон нигезендә җәзага тартылачак. Бу хәлне махсус контрольгә алганнар.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү