Татарстанда кемнәрнең тулы булмаган эш көненә дәгъва итә алуы турында аңлатканнар

Бу хакта Татарстан Дәүләт хезмәт инспекциясендә аңлатып үткәннәр.

Эш бирүче берничә категориядәге кешеләргә тулы булмаган эш көне тәкъдим итүгә бурычлы. Бу хакта Татарстан Дәүләт хезмәт инспекциясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге категорияләргә йөкле хатын-кызлар, 14 яшькә кадәрге бала яки 18 яшькә кадәрге инвалид бала тәрбияләүче ата-ананың берсе (опекун, попечитель), медицина белешмәсе буенча гаиләдә авыру кешене караучы хезмәткәр керә.

“Хезмәт килешүендә тулы булмаган эш вакытының срогы чикләнмәскә, шулай ук, яклар тарафыннан килештерелеп, билгеле бер срокка гына билгеләнергә мөмкин. Хезмәткә түләү исә күпме сәгать эшләүгә яки башкарылган эш күләменә карап исәпләнелә”, – дип аңлатканнар хезмәт инспекциясендә.

Шуны да искәртеп үтәргә кирәк: тулы булмаган эш көне шартларында эшләүчеләр дә түләүле “отпуск” алырга мөмкин.


Фикер өстәү