Без, россиялеләр, май ялларын уздырганда, дөньякүләм вакыйгалар үзләренең кайнау ноктасына таба якынлашты. Аларга берничә генә сүз белән бәя биреп була: барысы да катлаулы. Вакыйгалар үсешен барыннан да бигрәк икътисадый вазгыять билгели, әлбәттә.
Икътисадта исә сөендерерлек нәрсәләр юк диярлек. Американың дәүләт бурычы вакытыннан алда түшәмгә килеп терәлде. Андый вакытта американнар түшәмне күтәрәләр һәм бу дефолттан вакытлыча коткара. Әмма гел күтәреп торгач, түшәм шулкадәр биегәйде: галәмгә чыгып китәргә җыена. Күтәрмичә дә калып булмый, чөнки АКШ дефолты дөнья икътисадының астын өскә китерәчәк. Без ял иткәндә, Байден, конгрессменнар белән түшәм мәсьәләсендә килешү өчен, беренче очрашуын үткәрде. Очрашу нәтиҗәсез төгәлләнде. «Мин, – диде конгрессмен Маккарти (Байден оппонентларының берсе, түшәмне күтәрүгә каршы чыгыш ясый), — бернинди яңа хәрәкәт тә күрмәдем». Ягъни Байден вәгъдәләре АКШ өчен канун әвәләүчеләрне ышандыра алмаган. Байден үзе: «Дефолт АКШ икътисады өчен җимергеч булачак», – дип әйтү белән чикләнде. Без фаразлый алабыз инде, билгеле: ялындырып булса да конгрессменнар түшәмне күтәрергә ризалык бирерләр. Әмма ул проблеманы хәл итмәс, артка гына чигерер. Бурычлар проблемасы бер Америкада һәм Европада гына түгел, башка илләрдә дә кискен тора. Кытай әҗәте быел беренче кварталда, аннан алдагы квартал белән чагыштырганда, 7,7 процентка сикерде. Бу – соңгы өч елдагы рекордлы күрсәткеч. Компартия ашыгыч рәвештә финанс тармагын чистартмак булып көчәнә. Шанхай фонд биржасының элекке җитәкчесе Чжу Цунзю кулга алынды. Әмма финанс кыры репрессияләр белән генә сәламәтләнерлек түгел. Үткән атнада Sentage Holdings дип аталган кытай банкының акцияләре 40 процентка түбәнгә очтылар. Кытайның иң эре банклары рентабельлелекнең кимүеннән зарланалар. Кытай икътисадын упкынга очырачак күчемсез милек базарында хәлләр 2024 елда кискенләшер, дип фаразлана.
Европа банклары торак кредиты бирү күрсәткеченең үз тарихындагы иң начар хәлдә булуын игълан иттеләр. Хәл Бөек финанс кризисы елларындагыдан да начаррак. Согуд Гарәбстаны – углеводород бәяләре дулкынында акчага коенган ил – быел беренче кварталда бюджетының дефицитлы булуын белдерде. Дефицит зур түгел, 770 миллион доллар гына, әмма аның пәйда булуы гарәпләрнең якын киләчәктә «кара алтын» чыгаруны киметүдән туктаячакларын вәгъдә итә.
Финанс-икътисад проблемаларын санаудан шушы урында туктап торыйк. Югыйсә күңелсез саннар һәм фактлар белән газета мәйданын тутыра алыр идек. Бер генә нәтиҗә ясый алабыз: кешелек тарихы зур борылыш мизгеленә кереп бара. Елганың борылган төшендә иң хәтәр урын икәнен һәркем белә. Тарих өчен дә шулай ул: вакыйгалар тизләнә, дәүләтләр һәм халыклар бәйдән ычкынган сал агачлары кебек бер-берсе белән бәрелешә башлый. Без аны Россия – Украина конфликты мисалында үз җилкәбездә татыйбыз. Ул конфликт безне матди яктан да, рухи яктан да изә.
Зур дефолт алдында торган илләр саны арта һәм менә шуларда эчке каршылыклар яшен булып яшьни башлый да инде. 9 май кичендә Пакьстан яңадан дөрләде. Атом-төш державасы булган бу ил болай да мөнәсәбәтләрне үзара бәрелешләр, хәрби түнтәрелешләр ярдәмендә ачыкларга яратуы белән аерылып тора. Бер ел элек ил тарихында беренче тапкыр, ышанычсызлык белдереп, премьер-министр Имран Ханны идарәдән читләштерделәр. Үз сәясәтенең төп юнәлеше дип коррупциягә каршы көрәшне игълан иткән премьер-министр халык мәхәббәтен яулап өлгергән иде. Ул идарә иткәндә, Пакьстанның Россия һәм Кытай белән мөнәсәбәтләре яхшырды, Америка белән, киресенчә, начарайды. Күп халык яши торган ул Азия иле әле дә Россиягә «дус илләр» исемлегендә, Мәскәү белән «кара алтын» сатып алу турында килешү төзеп ята. Арзан бәягә, билгеле. Илнең финанс хәле бик начар. Гамәлдәге хөкүмәткә Согуд Гарәбстаны күптән түгел генә финанс ярдәме күрсәтеп карады, ләкин бирелгән акча Пакьстан өчен бик аз. Илдә турбулентлыкны китереп чыгаручы сәбәпләрнең берсе бу. Җитмәсә, элекке премьер-министрның популярлыгы яңа хөкүмәтнең эшчәнлегенә тап төшерә. Аны берничә тапкыр кулга алып, сәясәт кырыннан чыгарырга тырышып карадылар. Халык яклап калды. Имран Хан үзе дә йоклап ятмады, кискен сәяси көрәш алып барды. 2022 елның көзендә «озак протест маршы» оештырып, Исламабадка барганда, полицейскийлар, атып, аның аягын яралады. Рәсми хакимиятләр популяр лидерны террорга каршы закон нигезендә гаепләргә тырышып карадылар. Һәм, ниһаять, чит ил сәясәтчеләреннән бүләкләр алуда, шул бүләкләр белән махинация оештырып, 600 мең доллар акча эшләүдә гаепләделәр. Имран Хан, 9 май көнне үзен яклауны сорап, Исламабадның Югары судына килде һәм шунда кулга алынды. Хәрби формированиеләрнең Югары судка бәреп керүе үзе бер сугыш кырын хәтерләтте. Авторда аның видеосы бар. Кулга алу белән эш тукталмады. Халык ярсуы илне зур бәрелеш кырына әйләндерде. Баш күтәрүчеләр Банну хәрби шәһәрчегенә ут төртте. Лахор, Пешевар кебек зур шәһәрләрдә дә хәрби лагерьларның штаб-квартираларын ялкын ялмады. Чакдар форты фетнәчеләр тарафыннан яулап алынды. Аботтобад шәһәрендәге полкның штаб-квартирасы да һөҗүмгә дучар булды. Аботтобад – Усама бен Ладен үтерелгән шәһәр. Без алган соңгы хәбәрләрдә армия һәм ил җитәкчелегенең чит илгә качуы әйтелә. Соңгы хәбәрләрнең дөресме-юкмы икәнен без әлегә әйтә алмыйбыз. Пакьстанда бер премьер-министр да срогы беткәнче утыра алмый диярлек. Илдәге авыр икътисад шартларында (үткән елгы газ кризисын ил бик авыр кичерде) инде традициягә әйләнгән бунтның яңадан мәйданга чыгуы гаҗәп тә түгел кебек. Ләкин бу барыбер вазгыятьнең төп этәргече якынлашып килүче финанс коллапсы булуын дәлилли.
Планетадагы барлык фетнәләрнең дә асылында процент капиталына нигезләнгән идеология ята. Барлык байлыкларны аз санлы олигархлар файдасына бүлешү технологиясе буларак эшләнгән финанс системасы халыкларны неоколониализм рәвешендә кабалага төшерә. Җир шарында ресурслар чикләнгән, халык саны исә арта дигән ширма артында кешелек дөньясын рәхимсез талау, барлык канкойгыч сугышларны аклау сәясәте бик нечкә итеп алып барыла. Ялган теорияләр мәйданга чыгарыла, дәүләтләр арасында мәгънәсез конфликтлар тудырыла, ил эчләрендәге көчләр үзара бәрелеш хәленә китерелә. Планетада ресурслар кирәгеннән артык, аларны һәркемгә җитәрлек продуктларга әйләндерүче технологияләр дә баштан ашкан. Сәясәт һәм финанс системаларының ялганга, гаделсезлеккә корылуы сәбәпле генә халыклар бөлгенлектән интегә.
Соңгы көннәрдә зур хәрби бәрелеш һәм фетнә мәйданына әверелгән Суданны гына алып карыйк. Халкының 40 проценты хәерчелек чигеннән түбәндәрәк яши торган әлеге Африка иле гаҗәп зур байлыклар өстендә утыра. Капиталистик державаларның «бүлгәлә һәм хакимлек ит» дигән сәясәте бик нечкә итеп үткәрелү сәбәпле, бөлгенлектә яши. Илдә бар кеше дә фәкыйрь түгел ләкин. Соңгы көннәр фетнәсенең башында торучы Тиз хәрәкәт итү көчләре командиры Хәмәдтинең алтын белән сәүдә итүдән кергән 7 миллиард доллар акчасы Берләшкән Гарәп Әмирлекләре банкында ята, диләр. Бу гаҗәп түгел, чөнки ил алтынга һәм нефтькә бай, башка металларның мул ятмалары да җитәрлек. Бүген сугышучы ике капма-каршы көчнең берсе – нефть ятмаларын, икенчесе алтын приискларын үз кулында тота. Әмма илнең төп байлыгы – сөрүлек җирләре. Җир шарындагы иң яхшы сөрүлек җирләре шунда. Халыкара оешмалар мәгълүматларына караганда, сөрүлек җирләренең ике проценты гына эшкәртелә. Калган җирләрне эшкәтүгә аяк чалучы махсус план бар, дип әйтәләр. Ул план дөньяның финанс акулалары тарафыннан эшләнгән. Илнең барлык җирләре дә эшкәртелсә, диләр белгечләр, бер сезон уңышы 800 миллион кешене туйдырырга җитәр иде. Суданда 30–40 миллион тирәсе кеше яши. Шулардан чыгып нәтиҗә ясыйк: планетадагы авыр вазгыять кемнәр тарафыннан тудырыла? Халыклар интуитив рәвештә үзләренең талануларын тоялар һәм без югарыда күзәткән фаҗигале хәлләргә старт бирелә. Фетнәләр проблеманы хәл итми, кискенләштерә генә, әмма тарих үзенең кискен борылыш мизгеленә якнылаша. Монысы хак.
Рәшит Фәтхрахманов
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat