Константинопольне изгеләндерү
330 елның 11 маенда Рим империясе башкаласы Константинополь шәһәрен тантаналы рәвештә изгеләндерү уза. Бу астрологларның киңәшләре буенча эшләнә. Бәйрәмдә гражданнарга бушлай икмәк өләшәләр. Константинополь Көнчыгыш һәм Көнбатыш арасында отышлы географик урынны биләгән, шуңа күрә тиз арада икътисадый һәм сәяси яктан зур һәм мөһим үзәк булып китә.
Чагыштырмалылык теориясе
1916 елның 11 маенда Альберт Эйнштейн дөньяга чагыштырмалылык теориясен тәкъдим итә. Аның ярдәмендә Галәмнең яңа модельләре формалаштырыла. Галимнәр нейтронлы йолдызларның, кара тишекләрнең һәм гравитацион дулкыннарның табигатен аңлый һәм аңлата. Бу теориягә кадәр физикларның карашлары Исаак Ньютонның өйрәнүләренә нигезләнә.
«Мелодия» пластинкалары
1964 елның 11 маенда СССР Мәдәният министрлыгының «Мелодия» Бөтенсоюз граммофон пластинкалары фирмасы оештырыла. «Мелодия» грампластинкаларны һәм магнитофон компакт-кассеталарны яздыра, сәнәгать оешмалары белән 1986 елга кадәр җитәкчелек итә. Фирма әле дә эшләп килә.
Лох-Несси аждаһасы
1933 елда Шотландиядә Лох-Несс күлендә, янәсе, беренче тапкыр Несси иркә кушаматы алган аждаһаны күрәләр. Рим легионерлары заманнарыннан ук күлдә аждаһа турында хәбәрләр йөри, әмма аны берәү дә күрми. 1933 елның язында «Инвернесс курьер» газетасында күлдә билгесез җан иясен күзәткән Маккей гаиләсе турында мәкалә басыла. Аларның сүзләрен раслап, су һәм урман хуҗалыгы идарәсе инспекторы Алекс Кэмпбелл да җан иясен берничә тапкыр күргәнлеген раслый.
Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat