Шифасыз төймә. Ни өчен даруларның күп очракта файдасы тими?

Бер көнне укучыбыздан сорау килеп иреште. Ике ай буе эчкән даруның файдасы булмаудан зарланган ул. Табибка баргач, анализ нәтиҗәләренең үзгәрешсез калуы, даруының бернинди файдасы булмаганлыгы ачыкланган. Табиб исә: «Калкансыман биз авыруына каршы кулланыла торган «L-тироксин» даруының үзебездә җитештерелгәнен түгел, чит илдән кайтарылганын эчәсе булган, препаратның шуңа файдасы тимәгән», – дип аңлаткан. Бу сүзләрдә хаклык бармы? Ни өчен үзебездә җитештерелгән даруларның күп очракта файдасы тими? Халыкның аларга булган ышанычы үзгәргәнме?

Начар дигән сүз түгел

Табиб-эндокринолог Динара Таюпова сүзләренә караганда, аналог даруның организмга файдасы тимәү ул – препарат начар дигән сүз түгел әле.

– Даруларны һәм аларның аналогларын составындагы төп матдә берләштерә. Әмма аларга кушылган ярдәмче матдәләр төрле булырга һәм организм аларны кабул итмәскә, яки моңарчы эчеп ияләнгән матдәне таләп итәргә мөмкин. Кайбер аналогларның шифасы тимәү әнә шуңа бәйле. Аннары бер үк дару бер үк диагнозлы ике кешенең берсенә килешергә, икенчесенә, киресенчә, бер файдасы да булмаска мөмкин. Организм даруга ияләшә дә ала. Андый чакта кешегә башка төрле дару язабыз, – ди ул.

Хәтерләсәгез, ил-көндә барыбызга билгеле хәлләр башлангач, халык кибет киштәләре белән беррәттән, даруханәләрне дә «штурмлый» башлады. Кеше кирәксә-кирәкмәсә күпләп дару җыю аркасында, даруханәләрдә бик күп даруларга кытлык пәйда булды. Белгечләр, бер дару булмаса, аның үзебездә җитештерелгән аналогын сатып алырга мөмкин, дип тынычландырды. Әмма кешедә Россиядә җитештерелгән даруларга ышаныч чамалы. Аларның файдасы юк, булса да, аз дигәнрәк фикер яши.

Ил халкының күбесе бүген дә шул фикердә икән. Илкүләм халык фикерен өйрәнү үзәге белгечләре уздырган соңгы сораштыру нәтиҗәләре шул хакта сөйли. Анда катнашкан респондентларның өчтән бере (27%) үзебездә җитештерелгән даруларны җиңелчә авырулар вакытында гына эчүен, җитдирәк чир ачыкланганда, кирәкле даруны чит илдән кайтарту юлларын эзләвен әйткән. Сораштыруда катнашучыларның тагын 18 проценты үзебездә җитештергән дарулар белән чит илдә чыгарылганы арасында бернинди аерма да сизмәвен белдергән.

Сабыр итү яклы

Без элемтәгә кергән белгечләр дә халыкның Россия даруларына әле дә булса сагаеп каравын искәртте. Эндокринолог Динара Таюпова сүзләренә караганда, аларның пациентлары арасында монда булмаган даруларны танышлары аша чит илдән кайтартучылар шактый икән.

– Без – эндокринологлар язган даруларның күбесенең үзебездә җитештерелгән аналоглары юк диярлек. Әйтик, шикәр чире вакытында кулланыла торган препаратлар арасында әллә ни сайлау мөмкинлеге юк. Шуңа күрә без аларны башка җирдән эзләргә мәҗбүр, – ди табиб.

Аның сүзләрен Казандагы шәхси даруханә челтәре хуҗасы Стелла Аванесян да раслады. Халык әле дә булса даруларның аналогларына күчәргә ашыкмый, дигән фикердә ул. «Кеше үзенә кирәкле даруның бездә җитештерелгән аналогларына әле һаман шикләнеп карый. Үзенә кирәклесе кайтканчы сабыр итүне өстенрәк күрәләр», – ди ул.

Сабырлык дигәнең бигрәк тә балалар авырганда кулланылган дарулар турында сүз барганда сынала икән. Ник дигәндә, ата-аналарның күбесе шул ук температура төшерә торган, тамак авыртканда электән кулланган даруларны кул астында тотарга тырыша. Хәтерләсәгез, узган ел даруханә киштәләреннән температураны төшерә торган барыбызга билгеле «Нурофен» даруы, «Амоксиклав» дигән балалар антибиотигы юкка чыкты. Әмма ата-аналар ул вакытта да бу даруларны алу җаен тапты. Даруханәләргә кайтканын көтеп торырга вакыты булмаган күпләр аларны чит илдән кайтарту ягын карады. Бу даруларны кулдан гына сатып алучылар да булды хәтта.

11 нче номерлы шәһәр балалар хастаханәсе педиатры, Татарстанның атказанган табибы Гөлназ Азизова исә мондый хәвефләнүләрне урынсыз дип саный.

– Россиядә җитештерелгән барлык дарулар, шулай ук антибиотиклар да чит илдән кайтарылган препаратлар кебек үк нәтиҗәле. Әйтик, балалар авырганда элегрәк еш кулланылган «Нурофен»ны хәзер «Ибупрофен» алыштырды. Ул да нәкъ шулай ук тәэсир итә: баланың тиз арада температурасы төшә, сызлаулары басыла. Теләсә кайсы табиб хәзерге вакытта даруханәдә нинди дару бар, ниндие юк икәнлекне яхшы белә. Әгәр ул теге яки бу препаратның аналогын язып бирә икән, курыкмыйча алырга, кулланырга кирәк, – ди табиб.

Файдасыз булса сатылмый

«Таттехмедфарм» оешмасы җитәкчесенең дарулар белән тәэмин итү буенча урынбасары Надия Шемякина дә шул фикердә. «Бөтен илләр дару җитештерү өчен кирәкле чималны Кытай белән Һиндстаннан ала. Шуңа күрә даруларны барыбыз да бер үк төрле җитештерә», – ди ул.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының клиник фармакологы, профессор Максим Максимов сүзләренә караганда, даруларның үзебездә җитештерелгәннәре дә оригиналь препаратлар кебек үк нәтиҗәгә ия. Аналог даруларның файдасы булмаса, аларны сатуны бөтенләй тыярлар иде, дип саный ул.

– Дарулар закон тарафыннан расланган тәңгәллек процедурасы уза һәм бары тик шул очракта гына даруханәләргә эләгә. Әгәр тормыш өчен мөһим даруларга алмаш кирәк икән, Россиядә җитештерелгән аналогларны да сайларга була. Бу очракта даруханәдә провизор ярдәм итә ала, әгәр бераз катлаулырак очрак икән, табиб белән киңәшләшергә кирәк, – ди ул.

Рәсми мәгълүматларга караганда, бүген бер даруга үзебездә җитештерелгән ун аналог туры килә. Авыртуны баса торган даруларның, антибиотикларның 30–50ләп исемдәге алмашы бар. Кагыйдә буларак, теге яки бу даруның аналогы ул халыкара мәйданда барлыкка килгәннән соң биш ел чамасы вакыт узгач кына пәйда була. Закон шулай куша. Димәк, якын киләчәктә без кулланган күп кенә даруларга алмашлар саны тагын да артачак.

 

Диана Габделганиева, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш терапевты, Республика клиник хастаханәсенең терапия клиникасы башлыгы:

– Безнең илдә теркәлгән барлык дарулар – чит илдән кертелгәне дә, үзебездә җитештерелгәне дә – җитди тикшерү уза. Иң беренче чиратта, аларның нәтиҗәлелек, куркынычсызлык стандартларына ни дәрәҗәдә туры килүе ачыклана. Ул клиник тикшеренүләр ярдәмендә раслана. Үзебездә җитештерелгән даруларның арта баруы сөендерә. Әйтик, йөрәк авыруларын, пневмонияне дәвалаганда кулланыла торган үзебезнең дарулар арасында сайлау мөмкинлеге аеруча күбәйде. Озак вакыт дәвамында кулланганда, кайбер дарулар үзенең нәтиҗәлелеген югалтырга сәләтле. Шуңа күрә элегрәк тиз арада файдасы тигән даруның көннәрдән бер көнне бер файдасы да тимәскә мөмкин. Үзебездә җитештерелгәнме ул, чит илдән кертелгәнме, мөһим түгел. Теләсә кайсы дару белән шундый хәл килеп чыгарга мөмкин.

Бүген даруханәләрдә дарулар һәм аларның аналоглары күпме тора?

  Дару Аналогы
төре исеме уртача бәясе (сумнарда) исеме уртача бәясе (сумнарда)
авыртуны баса Баралгин 392 Аналгин 55
аллергиядән Зиртек 213 Цетринакс 72
ютәлдән Лазолван 390 Амброксол 59
ашкайнату эшчәнлеген яхшырта Мезим 299 Панкреатин 43
эч авыртудан Омез 162 Омепразол 88
йөрәк даруы Панангин 374 Аспаркам 61
буыннар сызлаганнан Фастум-гель 459 Кетопрофен 125
кан басымын көйли Энап 401 Эналаприл 47
калкансыман биз авыруыннан L-тироксин 360 Эутирокс 120
вируслы авыруларга каршы Эргоферон 510 Гриппферон 300

 

Динә Гыйлаҗиева

Сүз уңаеннан…

Пандемия тәмам

COVID-19 китереп чыгарган пандемия тәмамланды. Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы бу көннәрдә шундый белдерү ясады. Билгеле булганча, тормышыбызда коронавирус дигән зәхмәт пәйда булгач, 2020 елның 11 мартында дөньяда пандемия игълан ителде. Шуннан бирле барлыгы 3 ел да 1 ай һәм 3 атна – 1150 көн вакыт үткән. Шул вакыт эчендә:

– дөньяда коронавирус йоктыруның 765 миллион очрагы теркәлгән, 20 миллион кешенең гомере өзелгән;

– Россиядә 23 миллион кеше ковид йоктырган, 400 мең кеше үлгән;

– Татарстанда 205362 ковид йоктыру очрагы теркәлгән, 2 меңнән артык кешенең гомере өзелгән.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы генераль директоры Тедрос Гебрейесус белдерүенчә, пандемия тәмамлану тынычланырга вакыт дигән сүз түгел. Коронавирус беркая да юкка чыкмады, ул әле дә булса тормышыбызда яши бирә. Әйтик, әле узган тәүлектә генә Россиядә – ковид йоктыруның 2344, Татарстанда 24 яңа очрагы теркәлгән.

– Әле узган атнада гына дөньяда һәр өч минут саен ковидтан кеше үлә иде. Бу әле – без белгән очраклар гына. Бүген дөнья күләмендә меңәрләгән кеше терапия бүлекләрендә гомерләре өчен көрәшә, тагын миллионлаган кеше коронавирус салган зыян белән көрәшеп яши. Чир йоктыручылар саны кискен артудан туктады. Пандемия бетерелде дип шул сәбәпле генә игълан ителде», – ди белдерде ул.


Фикер өстәү