Татарстанда яшәүчеләргә җәйге ялны оештыру һәм балаларны савыктыру мәсьәләләре буенча консультацияләр биреләчәк. Кайнар линия бүген, 12 майда, 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр узачак, дип хәбәр итә Татарстан Иҗтимагый палатасының матбугат хезмәте.
Татарстанлыларга сәламәтләндерү лагерьларына юлламалар алу, балалар туристлык кэшбегы, лагерьларда һәм юлларда туклануны оештыру, лагерьдагы балалар янына бару буенча һ.б. сорауларга җавап бирәчәкләр.
Халыкка «Җәй» балалар һәм яшүсмерләрнең сәламәтләндерүен, ялын һәм мәшгульлеген оештыру буенча республика үзәге директоры Илдар Дәүләтчин, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының балаларга өстәмә белем бирү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Семен Федоров, ТР Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Юрия Тимирясова һәм мәгариф, фән һәм агарту эшчәнлеген үстерү комиссиясе рәисе Тамара Федорова консультация бирәчәк.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat