Иннополис университеты мәктәп укучыларын программалар эшләргә өйрәтәчәк

Үсмерләргә ике юнәлеш: “Разработка 2D-игр на Python” һәм “Telegram-боты на Python” юнәлешләре буенча курслар тәкъдим ителә.

Иннополис университеты мәктәп укучыларын бушлай өйрәтүгә бирүгә гаризалар кабул итә башлаган. 8-11 сыйныф укучылары өчен дәресләр “Код будущего” проектының җәйге мәгариф программалары кысасында уздырылачак.

Үсмерләргә ике юнәлеш: “Разработка 2D-игр на Python” һәм “Telegram-боты на Python” юнәлешләре буенча курслар тәкъдим ителә. Укыганнан соң алар персонаж, тавыш һәм ут эффектлары, анимация белән видеоуен булдырачак һәм үзләренең Telegram-ботын эшләячәк.

Гаризаларны 31 майга кадәр тапшырырга мөмкин.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү