Ютазы районы Урыссу бистәсендә хатын-кызлар арасында «Халисә» IV Россиякүләм Коръән укучылар бәйгесе үткәреләчәк. Конкурс Татарстан мөфтияте, Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге казыяте, Ютазы мөхтәсибәте тарафыннан Ютазы районы хакимияте һәм Мәрданшиннар гаиләсе ярдәме белән оештырыла. Бу хакта «Татар-информ» яза.
Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, конкурска гаризалар кабул ителү быелның 30нчы мартында төгәлләнгән иде.
Бәйге 2 этапта баллар белән бәяләү системасы буенча узачак: баштан 13 майда сайлап алу туры булачак, аннан 14 майда төп тур көтелә. Финал турына һәр номинациядә иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән 7шәр мөслимә узачак. Шулай итеп 12 хатын-кыз җиңүче булачак.
Коръән бәйгесендә Россиянең төрле төбәкләреннән – хәтта Мәскәүдән, ерак Себер шәһәрләреннән – барлыгы 80 хатын-кыз үзенең катнашу теләген белдергән. Алар барысы да сайлап алу турына чакырулы. Иң күп гариза бирүчеләр – Татарстаннан. Иң яшь катнашучыга – 7, иң олысына – 50 яшь.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat