“Изге Болгар җыены”ның ничек узачагы билгеле

Чара 21-22 май көннәренә билгеләнгән.
21-22 майда республикада Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итү көненә багышланган “Изге Болгар җыены” уздырылачак. Бу хакта Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин матбугат конференциясендә белдерде.

Аның әйтүенчә, чара, гадәттәгечә, 9.00 сәгатьтә театрлаштырылган тамашадан башланып китәчәк. Шуннан соң бәйрәмнең рәсми өлеше булачак. Анда мактаулы кунаклар катнашачак.
“Театрлаштырылган тамаша Кол Галинең тууына 840 ел тулуга багышлана”, – дип билгеләп үтте Натфуллин.
Мәйданда өйлә намазыннан соң концерт булачак.

Дамир Натфуллин сүзләренә караганда, Мөхәммәд пәйгамбәрнең изге Ядкәрләре (Казанга махсус рейс белән кайтартыла) күргәзмәсе бәйрәмнең төп үзенчәлегенә әйләнәчәк.


Фикер өстәү