Агымдагы ел ахырына кадәр Казанда пассажирлар өчен җәмәгать транспортының маршрут челтәрен үзгәртергә планлаштыралар. Бу хакта шәһәр мэриясе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Хәзерге вакытта челтәрне яхшырту проекты эшләнгән инде. Аны Россия башкаласының автомобиль транспорты фәнни-тикшеренү институты белгечләре төзегән.
Ведомствода шулай ук проект төзү нигезенә шәһәр территориясе үзенчәлекләрен һәм җирле халыкның теләкләрен ишетүен билгеләп үттеләр. Нинди маршрутлар үзгәрәчәк — билгеле түгел, әмма бу ел ахырына кадәр проект сайлап алынырга һәм әйтелгән булырга тиеш.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat