Табиб-терапевт: Тәм сизмәвенә бармак аша караган кешене инсульт сугарга мөмкин

Тәм тоймау соңгы елларда аеруча еш очрый торган күренешләрнең берсенә әверелде. Күпләр моның өчен коронавируска «рәхмәтле». Әлеге чирне йоктыручылар тәм генә түгел, ис сизмәүдән дә зарлана. Белгечләр исә, тәм тою сәләте югалу күп кенә башка чирләрнең билгесе дә булырга мөмкин, дип кисәтә. Тәм сизмәүгә бармак аша карау нәрсәсе белән куркыныч? Аны булдырмас өчен нәрсә эшләргә кирәк? Табиб-терапевт Гөлназ Шәйдуллина белән шул хакта сөйләштек.

– Тәм тою сәләте ник югала?

– Иң беренче чиратта бу тәм тою рецепторлары зарарлану аркасында килеп чыга. Авыз куышлыгының лайлалы тышчасына инфекция эләккәндә, төкерек бизе эшчәнлеге бозылганда, баш миенә зыян килгәндә дә кеше тәм тоймый башлый. Альцгеймер, Паркинсон кебек картлык авыруыннан, калкансыман биз авыруларыннан, шикәр чиреннән интеккән кешеләрне дә еш борчый ул. Кайбер антибиотикларны эчкәннән соң, организмга тимер, В, В12 витаминнары җитмәгәндә дә тәм тою сәләте юкка чыгарга мөмкин.

– Коронавирус йоктыручылар да баштарак тәм сизми башлаудан зарлана иде бит…

Әйе, тәм тоймый башлау – коронавируска хас иң төп билгеләрнең  берсе. Чир йоктыруның беренче көннәрендә, иң беренче чиратта, борын һәм йоткылыкның лайлалы тышчасы шешеп чыга. Бу исә ис һәм тәм сизү рецепторларына да «бәрә». Кайчак ковид баш миенең ис, тәм сизү өчен җаваплы өлешләрен дә зарарлый. Гадәттә, кеше коронавирус йоктырганнан соң 2–3 атна вакыт үткәч, яңадан тәм сизә башлый. Чирне авырданрак уздырган очракта кеше ярты ел буе да тәм тоймыйча яшәргә мөмкин.

– Тәм сизү сәләте протез кию аркасында да югала аламы?

Югала ала. Өске казналыкларда тәм тою рецепторлары урнашкан. Протез кигәндә алар тулысынча каплана. Шуңа күрә кеше ашаган ризыгының тәмен дә сизмәскә мөмкин.

– Организмдагы мондый хилафлыкны ничек дәвалыйлар?

– Иң беренче чиратта табиб тәм сизү сәләтенең нәрсә аркасында югалуын ачыклый. Әгәр ул билгеле бер чир аркасында югалган булса,  ул әнә шул авыруны дәвалауга керешәчәк. Әгәр кеше ниндидер дару эчүе аркасында тәм сизми башлаган икән, аның дозасын киметергә яки бөтенләй башка препаратка үзгәртергә туры киләчәк. Тәм тоймау организмда яман шеш, баш мие имгәнү, авыз куышлыгы зарарлану аркасында пәйда булган икән, операция ясарга ук мөмкиннәр.

– Тәм сизмәүне вакытында дәваламау нәрсәсе белән куркыныч?

– Тәм сизмәвегезне чамалап алуга кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Юкса, тәм тоюның нәрсә икәнен гомерлеккә онытуыгыз бар. Тәм сизмәвенә бармак аша караган кешенең киләчәктә ашказаны эшчәнлеге бозылырга, хәтта паралич, инсульт сугарга мөмкин.

Авыз һәрчак тәм тойсын дисәң

– Тешләрне даими рәвештә көнгә ике тапкыр чистартырга кирәк.

– Ашаганнан соң авызны чайкатырга да онытмагыз.

– Дөрес туклану да гадәткә керсен.

– Куллар да һәрчак чиста булсын!

– Организм витаминнарга кытлык кичермәсен.

– Тәм тою рецепторларын уятып җибәрү өчен, ашарга әзерләгәндә кулланылган тәмләткечләрне дә төрләндерергә онытмагыз.

– Елга ике тапкыр стоматологка барып, тешләрне тикшертеп торырга да онытмагыз.

Телнең кайсы өлеше нинди тәм өчен җаваплы?

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү