«Милләт бетә!.. Телебез бетә»: сазлыкка батабызмы?

Безнең телдә «уңышка омтылу», «җиңүгә омтылу» кебегрәк матур сүзләр бар. Шуны ишеткәндә, мин гел күсе өстенә сикерергә әзерләнеп беткән песине күз алдына китерәм. Әгәр «омтылыш» төшенчәсенең рәсемен ясарга кирәк булса, нәкъ әнә шул мәчене төшерергә туры килер сыман. Җиргә сеңеп бетә язып төбәлгән ул бер ноктага, хәрәкәтсез, ара-тирә мыеклары, яки колак очлары гына дертләп куя, талгын гына арт якларын уйнатып ала һәм кинәт… Юк, ташланмый, укталып кына куя – омтыла. Омтыла да тыелып кала. Безнең уңышка омтылуыбыз да, бәлки, шундыйрак сурәттәдер. Эзлибез без аны, табабыз, тотарга гына кирәк. Үзеңнең мөмкинлекләреңне, уңышның зурлыгын, ике арадагы ераклыкны чамаларга да өстенә сикерергә. Монда барысы да исәпләнгән булырга тиеш. Уңышның артык зуры да кирәкми, көчең җитәрлек, үзең күтәрерлек дәрәҗәдә булырга тиеш. Песиләр моны яхшы белә, югыйсә, алар күсегә түгел, ә дуңгызга ташланырлар иде. Шуңа күрә, һәр очракта да табышның нәфестән кечерәк булуы хәерле. Берничә тапкыр. Омтылышның күплеге отышлы. Песинең дә бер омтылуда гына килеп чыкмый, әллә ничә тапкыр уктала ул, кайчагында сәгатьләр буе утыра. Үҗәтлек кирәк инде моның өчен. Чыдамлык. Сабырлык. Төгәл исәп. Тизлек, җитезлек, сыгылмалылык, тагын әллә нәрсәләр… Омтылыш менә шушы сыйфатларның барсын да хәрәкәткә китерә. Бер сүз белән әйткәндә, омтылыш ул колхоз председателе кебегрәк: үзе дә эшли, башкаларны да эшләтә.

Адәм баласының омтылышы аз гына бүтәнчәрәк бугай. Без, уңышны тапкач, бер ноктага гына төбәлеп, сәгатьләр буена чыдап утыра алмыйбыз. Бөтен игътибарыбызны шул табышка юнәлтәсе урында, без тирә-ягыбызга каранабыз – зуррагы, җайлырагы юкмы?.. Күз күремендә андый нәрсә шәйләнмәсә, арырак барып карыйбыз. Тирә-яктан әйләнеп киләбез. Ә ул арада инде теге табышыбыз табанын ялтыраткан була һәм без тагын уңышның яңасын эзләп китәбез. Табабыз. Омтылышны эшкә җигәбез. Әмма күзләребез тагын тирә-юньне айкый. Ә бераз гына арырак бер адәм үз табышын сагалап утыра. Аныкы зуррак та, матуррак та сыман тоела. Үзебез тапканы инде бөтенләй мәгънәсен җуя. Һәм без, мамонтка ташланган ата-бабаларыбыз шикелле шау-шу кубарып, үз табышыбызга ташланабыз. Тота алмыйбыз. Ләкин күңелдә шатлык бии, чөнки безнең максат үз табышыбызны эләктерү түгел, ә теге адәмнекен өркетү иде. Без өркеттек. Әйе, үзебезнекен югалттык. Тик ул бик зур табыш түгел иде. Шуңа безнең югалту да зур түгел. Ә күршенеке зур иде. Һәм ул тота алмады.

Шул рәвешле, адәм баласының омтылышы берьюлы әллә ничә юнәлештә эшли. Ул бер үк вакытта әллә ничә тарафка омтыла. Берьюлы әллә ничә табышны күрә. Чагыштырып карый. «Кайсын эләктерсәм, ничегрәк булыр икән?» – дип исәп-хисап йөртә. Һәм берсен дә эләктерә алмый. Тота алмаулары ешрак кабатланган саен, күңеле төшә, үзен булдыксыз итеп тоя. Депрессиягә бирелә, яшисе килми башлый. Бер карасаң, шулай булырга тиеш инде. Хәтта песи белән генә чагыштырсаң да, эчпошыргыч күренеш килеп чыга бит. Тирә-ягында берсеннән-берсе матуррак, симезрәк күселәр уйнаклый, ә ул берсен дә тота алмый. Әле берсенә, әле икенчесенә кызыгып йөри, шуларны абалаган күрше песиләреннән көнләшә. Омтылышы җитми тегенең. Омтылышы булган хәлдә дә ул әйбәт председатель рәвешендә түгел.

Төшенкелек турында уйлаганда, гел бер мәзәк искә төшә. Кемнәндер ишеттемме, кайдандыр укыдыммы инде аны, хәтерләмим. Авторы булса, аңа рәхмәт. Ул хәл менә мондыйрак. Берәү урманнан узып бара икән, сазлыкка килеп чыккан. Сазлык эчендә бер кеше биленнән баткан да елап утыра, имеш. Төпкә дә төшеп китми бу, чыгарга дип тә укталмый, елап тик утыра. «Мине беркем дә яратмый, коткарырга беркем дә килми, берәү дә хәлемне белешми…» – дип мышкылдый инде. Узгынчы беркадәр карап тора да моны бик нык кызгана, керфегенә сыгылып чыккан күз яшьләрен сөртеп ала да, чишенеп, моның янына кереп утыра һәм аның ялгызлыгын һәм аяныч хәлен уртаклашырга теләп, кушылып еларга тотына: «Безне беркем дә яратмый, коткарырга беркем дә килми, берәү дә хәлебезне белешми…»

Әгәр кешегә чын ярдәм күрсәтмисең, аны авыр хәленнән чыгарырга омтылмыйсың икән, һәрбер «кайгы уртаклашу», юату ясалмага әверелә. Теге узгынчы да сазлыктагы адәмне тартып чыгарырга, аңа таякмы-баумы сузарга, һич югында үгетләп, тиргәп, яки камчылап, аны хәрәкәткә этәрергә тиеш иде бит инде. Ә ул үзе аның янына кереп еларга тотынган. Чөнки бу күпкә җиңелрәк. Үз булдыксызлыгыңнан котылуга караганда аңа аклау эзләү күпкә җайлырак, чөнки тормышның һәм заманның миллионлаган җитешсезлеген табып була, шул җитешсезлекләрне тапкан исәпсез-сансыз кеше синең теләктәшеңә әверелә, ә бу үзеңне гаделсезлекләр белән көрәшүче гаярь зат итеп тою мөмкинлеге бирә. Кызык инде, бер карасаң, көләсе генә килми.

Омтылышны ныгыту өчен максатның төгәллеге мөһимдер, бәлки. Шунда омтылыш та көчлерәк, гамәлләр дә исәпләнгәнрәк була аладыр. Күсе ауларга җыенган мәче омтылышы шикеллерәк. Ә болай…

Тирә-яктан төрле авазлар ишетелә… «Милләт бетә!.. Телебез бетә!.. Халкыбыз юкка чыга…» Әллә, чынлап та, сазлыкка баткан кеше авазлары алар, әллә аның янына кереп утырып елашкан узгынчыныкы, аңламассың. Бәлки, икесе дә. Без кычкырып еларга өйрәндек бит инде. Сазлык үзебезнеке…

Марат Кәбиров


Фикер өстәү