Аның нинди генә курчаклары юк. Бөтенесе матур. Һәр милләтнең миллилеген, гореф-гадәтен саклап, тарихын барлап, киләчәк буынга нинди зур байлык тапшыра ул. Альмира ханым курчак тегү эшенә 2020 елда тотына. ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүне игълан иткәч, күңелемә милли киемле курчаклар тегү уе килде, ди ул.
– Мин – Тукай районының Биклән авылы кызы. Почта юнәлешендә укып чыксам да, гомер буе тегү фабрикасында эшләдем. Йомшак уенчыклар да тектем, – ди ул. – Курчакларга киемнәрне тегү җиңел түгел. Башта һәр милләт хакында мәгълүмат җыям. Баш киемнәре, бизәкләрнең чигелешләре турында да өйрәнәм. Картиналар, брошкалар да чигәм әле. Кул эшенә әнием өйрәтте. Кияүгә чыкканда барлык бирнәне үз кулым белән чиктем. Мендәр тышларым әле дә саклана.
Альмира ханымның 30дан артык милли курчагы бар. Аларны бик теләп һәм ошатып сатып алалар икән. Кемнәрдер бүләк өчен, кайберәүләр үзләре җыя, ди. Оста куллы ханым аларны төрле ярминкәләрдә сата. Татарстанда нинди бәйрәм оештырыла, аны шунда чакыралар.
– Курчакларым Майамида да бар. Казахстанга да алып киттеләр. Бер курчакны ясар өчен 3 көннән 3 атнага кадәр вакыт кирәк. Иң кыйммәтле курчак дип «Сөембикә»не атар идем. Ул бик затлы. Башка курчакларымны да җиренә җиткереп эшлим. Сатып алган кеше бер дә үкенмәслек булсын, – ди ул. – Әлеге эшемдә терәк булганнары өчен гаиләмә рәхмәтлемен. Алар булышмаса, курчак киендереп утырып булмас иде.
Гөлгенә ШИҺАПОВА
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat