15 май – Халыкара гаилә көне. Бу уңайдан Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева Татарстанда яшәүчеләргә котлау сүзләре ирештерде.
«Гаилә – күпмилләтле дәүләтебезнең нигезе, һәрберебезнең ышанычлы терәге, –диелә котлауда. – Авыр чакларда ул көч-куәт өсти, үзебезгә ышанырга өйрәтә, рухи һәм мәдәни традицияләрне сакларга ярдәм итә. Гаиләдә иң мөһим әйберләргә – яратырга, җаваплылыкка, бер-береңне хөрмәт итәргә өйрәнәбез.
Дус-тату гаилә һәрвакыт рәхим-шәфкать чыганагы, максатка ирешү өчен гаять зур этәргеч булып тора. Бәхетле гаиләләр никадәр күбрәк булса, ил дә көчлерәк була.
Дистәләрчә еллар дәвамында үзара кадер-хөрмәттә яшәүче гаилә парларына рәхмәт сүзләре җиткерәсем килә. Күпбалалы гаиләләр – үз балаларын гына түгел, бәлки чит сабыйларны да үз канаты астына сыендырган олы йөрәкле кешеләр алдында баш иям.
Барлык гаиләләргә саулык-сәламәтлек, мәхәббәт һәм иминлек телим».
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat