Кубыз ясау остасы Илдар Гыймадиев: «Кубызның яңгырашы дәвага тиң»

«Ватаным Татарстан» газетасының махсус проекты Татарстанда яшәүче төрле милләтләрнең традицион уен кораллары белән таныштыра. Аның чираттагы чыгарылышын КУБЫЗга багышлыйбыз. Әлеге уен коралының күп кенә төрки халыклар арасында, шул исәптән татар халкы мәдәниятендә танылуы билгеле. Бүген без аның үткәне, хәзергесе һәм киләчәге турында сөйләшербез.

Кубыз – серле инструмент. Бер мәртәбә булса да аның тавышын ишеткән кешеләр килешер моның белән. Кубыз ясау остасы Илдар Гыймадиев әйтүенчә, әлеге инструмент кешенең милли үзаңына да тәэсир итәргә сәләтле. Онытыла язган бу уен коралын халыкка ничек кайтарырга? Кубызда джаз һәм оркестр көйләрен дә уйнап буламы? Аның язмышы кем кулында? Без әнә шул хакта сөйләштек.

– Илдар әфәнде, кубыз ясауга кайчан алындыгыз?

– 2010 елда кубызда уйнарга өйрәндем, 2017 елдан бирле әлеге инструментны үзем ясыйм.

– Нәрсәсе белән җәлеп итте ул?

– Иң беренче чиратта, яңгырашы белән. Тавыш белән дәвалау дигән төшенчә (звукотерапия, яки Sound Healing. – Авт.) бар. Кубызга да хас ул. Моннан тыш, аның яңгырашы халкыңның тарихын өйрәнергә, рухи яктан үсәргә дә этәрә. Миндә бу уен коралын ясап кына калмыйча, бөтен дөньяга тарату теләге уянды. Кубызның тагын бер үзенчәлеге бар: музыка белеме булмаган кеше дә анда уйнарга өйрәнергә, төрле мөмкинлекләрен отып алырга сәләтле. Шуңа да мин, төрле сәфәрләр кылып, дәресләр, осталык дәресләре уздырам.

– Белүемчә, һөнәрегез буенча сез – финансист. Ә музыка – бөтенләй башка дөнья. Бу ике дөньяны ничек бер-берсенә бәйләдегез?

– Кешегә тумыштан бик күп сәләтләр бирелә. Хыялларына тугры булып, үзен илһамландыра торган эшләр белән мавыкса, ул бу сәләтләрен тормышында файдалана ала. Кубыз ясарга өйрәнү теләгем бик көчле иде. Билгеле, мондый эшне үзлектән башкарып чыгу шактый авыр булыр иде. Шуңа да мин металл эшкәртү белән яхшы таныш булган дусларымнан, танышларымнан киңәшләр сорадым, шуларга нигезләнеп, экспериментлар аша өйрәндем. Снежинск шәһәреннән Дмитрий Глазырин (аның киңәшләре дә бик ярдәм итте), Якутиядән Иннокентий Готовцевның эшләнмәләре дә бик илһамландырды.

– Хәзер инде үз ширкәтегез бар. Сезнең белән бергә ничә кеше эшли?

– Өч дус бергә башлаган идек, хәзер инде 20ләп кеше белән эшлибез.

– Татарстанда сездән башка кубыз ясаучы осталар бармы?

– Белүемчә, тагын 2–3 остаханә бар.

– Бер әңгәмәдә сез: «Бәхеткә, авыз кубызы ясый торган заводлар юк», – дигән булгансыз. Ә башка осталар башкача уйлый. Ягъни уен коралларын җитештерү масштабын киңәйтсәң, бәясе төшәр иде, шул рәвешле, популярлыгы да артыр иде, диләр. Бу хакта ни уйлыйсыз?

– Дөресен әйткәндә, кайчан әйткәнемне хәтерләмим дә инде. Ничек кенә булса да, хәзер мин башкача уйлыйм һәм сез әйткән фикер белән килешәм. Кубызны Татарстанда гына түгел, башка төбәкләрдә, башка илләрдә дә күпләп җитештерергә кирәк. Әйткәнемчә, әлеге инструмент кешеләрне рухи яктан үсешкә этәрү сәләтенә ия. Ә бүген адәм баласына нәкъ менә рухын кайгыртырга кирәк тә инде.

– Кубыз – борынгы уен коралларының берсе. Әмма, кызганыч, бүген аның тавышы бик сирәк ишетелә. Сезнеңчә, бу проблеманы ничек хәл итәргә мөмкин?

– Әйткәнемчә, әлеге инструментның мөмкинлекләре бихисап. Кубызда этно, фолк, джаз юнәлешендәге, хәтта оркестр өчен атап язылган көйләрне дә башкарып була. Кубыз ярдәмендә заманча электрон музыка һәм җырлар язарга була. Мин менә шуның белән шөгыльләнәм дә инде. Төрле стильдәге көйләр, җырлар яздырып, төрле урыннарда чыгыш ясыйм.

Проблеманы хәл итү өчен, беренчедән, менә шундый заманча, яшьләргә ошый торган көйләрне күбрәк иҗат итәргә кирәк. Икенчедән, уйный белгәннәр кубызда уйнау серләрен башкаларга да өйрәтсен иде. Гомумән, музыка мәктәпләрендә дә булсын иде ул. Әйтик, Башкортстанда ул яктан мөмкинлекләр күбрәк. Якутияне дә мисал итеп китерергә була. Анда кубызда уйнарга мәктәптә үк өйрәтәләр. Һәм ул үз нәтиҗәсен дә бирә: балаларда кечкенә яшьтән үк үз мәдәниятләренә, туган телләренә кызыксыну, игътибар һәм ихтирам тәрбияләнә.

– Илдар әфәнде, кубыз язмышы кем кулында?

– Кубызның язмышы турыдан-туры республиканың рухи халәтенә бәйле. Кубыз гына түгел, гомумән, милли инструментларның язмышы турында уйларга иде. Аларның язмышы – республика җитәкчелегенең кулында. Әйткәнемчә, мәктәпләрдә һәм башка уку йортларында кубызда да уйнарга өйрәтергә кирәк. Этно инструментлар яшьләр сәясәтенең дә бер юнәлеше булырга тиеш. Шул очракта аларның киләчәге дә булачак.

Илдар Гыймадиевның остаханәсендә җитештерелгән кайбер кубызларның бәяләре (рәсми сайтларындагы актуаль каталогтан алынды)

Корычтан ясалган кубызлар – 3790 сумнан башлап 7190 сумга кадәр;

титаннан ясалган кубызлар – 11290 сумнан башлап 16990 сумга кадәр;

балкый торган кубызлар – 6490 сумнан башлап 8690 сумга кадәр.

Гади булып тоелса да…

Музыкант, төрки халык уен коралларында уйнаучы оста, халыкара этнофестивальләр лауреаты Фәнил Вилданов та кубыз һәм аны халыкка кайтару турындагы фикерләре белән уртаклашты.

Кубызның үзенчәлеге шунда ки, ул – беренче карашка бик гади, ә асылда бик күп мөмкинлекләргә ия булган уен коралы. Аны үзең белән теләсә кая алып барып була, чөнки кубыз кесәгә дә сыя. Тагын бер үзенчәлеге: ул һәр халыкта диярлек бар, атамасы гына төрле.

Өстенлекле якларына килгәндә, кубыз үз-үзеңне ишетергә, ритмны яхшырак тоемларга өйрәтә. Физик терминнар белән әйтсәк, кубыз микротирбәнешләр ярдәмендә организмга йогынты ясый. Билгеле бер ритмда һәм сулышка игътибар итеп уйнасаң, бронхларны да чистарта, кан йөреше системасына да уңай йогынты ясый ул. Шулай ук психологик тәэсире дә бар.

Кубызда теләсә кем уйный ала. Дөрес тавыш чыгарганчы тырышсагыз, кубызчы исемен йөртү хокукына ия булырсыз.

Башка инструментлар белән чагыштырганда, кубызның төзелеше бик гади. Бу җәһәттән, әйтик, баян, гармун уйнаучыларга татар халык көйләренең кабатланмас мелизматикасын җиткерү җиңелрәк. Шуңа да алар халык күңелен яулап ала алды. Әмма, кабатлап әйтәм:  кубыз гади булып тоела гына ул.

Кубызны халыкка кайтарырга кирәк. Бу безнең дә борынгы төрки телле мәдәниятнең бер өлеше булуыбызны күрсәтәчәк. Кубыз ярдәмендә гаҗәеп көйләребезнең матурлыгын да ишеттерергә була бит.

Ничек кайтарырга? Кубызның тавышы ешрак ишетелергә тиеш. Аны күбрәк күрсәтергә, коллективларга берләшергә кирәк. Әйтик, Башкортстанда шундый 260лап коллектив бар. Ә Татарстанда берәү дә юк. Билгеле, без дә бу юнәлештә эшләргә тырышабыз. Яшьләр өчен кызыклы булган заманча жанрлардагы көйләргә кубыз тавышын кушабыз. Төрле бәйрәм һәм фестивальләрдә осталык дәресләре уздырабыз. Әмма бу гына җитми. Кубызда шәп уйнаучы музыкантларыбыз бар. Без әлеге белемнәребез белән уртаклашырга әзер.

Бу кызык!

–  Кубыз дуга сыман бөгелгән тимер чыбыкка юка гына тел беркетеп ясала. Кубызны авызга куеп чиртеп уйныйлар.

– Кубызның иң борынгы төрләре безнең эрага кадәр үк төркиләрнең бабаларына  мәгълүм булган. Аеруча кубыз татар, башкорт, кыргыз, алтай, тыва һәм якутларның мәдәниятендә зур урын алган. 

– Кубыз – тышкы кыяфәтен үзгәртмәгән борынгы халык уен коралы.

 – Октябрь инкыйлабына кадәр кубыз татарларда яшертен, тавышсыз уен коралы булып йөргән һәм күпчелек утырмаларда, аулак өйләрдә генә  уйналган.

– Габдулла Тукайның да кубыз тартып йөрүе мәгълүм.

– Кубыз – медитациядә киң кулланыла торган уен коралы.

Кубыз

Кубыз – борынгы заманнардан бирле кулланыла торган популяр музыка коралы. Кубыз дөньяның барлык халыклары сәнгатендә дә кулланылган. Бу уен коралы төрләре Татарстан территориясендә алып барылган археологик казылмаларда да еш очрый.

Кубыз, гадәттә, ат дагасы рәвешендә бөгелеп ясалган, аның уртасына корыч тел беркетелгән була. Элекке заманда татар авылларында кубызны көмешчеләр, тимерчеләр алачыкларда чүкеп эшләгән. Мондый кулдан ясаган борынгы кубызлар хәзерге заманда күп кенә татар гаиләләрендә әби-бабалары төсе буларак саклана. Тимерчеләр ясаган мондый кубызларның тавышы да көр чыга, тембрлары да бай, матур булып яңгырый.

Элеккеге ярминкәләрдә кубызларны күпләп сату да оештырылган. Аны аерым сәүдәгәрләр, тимерчеләрдән күпләп ясатып, Ташаяк, Мәкәрҗә, Эрбет, Минзәлә һәм башка ярминкәләрдә сатып, табыш алганнар.

Татар кубызының гомуми күренеше

Татар халкы мәдәниятендә бүгенгә кадәр популяр бу уен коралларының үлчәмнәре дә, бакыр яисә тимер составлары да, атамалары да төрле булган. Аларны һәр төбәктә үзенчә атаганнар.

Билгеле булганча, әдәби телдә күпчелек очракларда аны кубыз, тимер кубыз буларак беләләр. Әмма фольклор экспедицияләре вакытында, мәсәлән, Татарстандагы Кама елгасының сул ягындагы кайбер авылларда авыз думбрасы дигәнен дә очратырга туры килде.

Моннан тыш, авыз кубызы дигәне дә очрады, чөнки кубыз дигән төшенчәне кыллы-сызгычлы уен коралы белән тәңгәлләштерү күренеше дә бар. Хәзерге көнгә кадәр керәшен авылларында кыллы-сызгычлы уен коралын, кулдан ясалган скрипканы тотрыклы рәвештә, кыпчак заманнарыннан калган мирас буларак, һаман да кубыз диләр.

Башкортстанның көнбатыш татар авылларында исә тимер кубызны кубызгы дию очраклары да күп булды. Бу атамалар – әлбәттә, борынгылыкны саклаган атама мисаллары.

Кубыз уйнап, такмак әйтеп җырлаганнар, биегәннәр. Ул бигрәк тә яшьләрнең аулак өйләрдә, өмәләрдә күңел ачу коралы буларак киң кулланылган. Бу уен коралын Сабан туе, җыеннарда да яңгыратканнар. Кубызда күпчелек хатын-кызлар уйнаган, әмма ир-егетләр өчен дә ул ят булмаган. Кубызның популярлыгы аның матур тембрлы тавышы, башкару алымнары ансат, уңай булуы һәм кесәгә сыя торган булуына бәйле.

Тимер кубыздан тыш аның җәя кубыз дигән варианты да татарлар арасында кулланылган. Бу коралны 1980 нче еллар башында «Сорнай» ансамбле җитәкчесе Ринат Гыйлаҗев, Биектау районы авылларында күреп, үз ансамблендә дә куллана башлаган иде. Бу корал гади җәядән гыйбарәт. Бер оч башын авыз куышлыгына (ягъни резонаторга) якын китереп, җәя сеңерен тартканда, аның тавышы көчәеп чыга. Авыз куышлыгы күләмен үзгәртеп, аның төрле обертоннарын сайлап, таныш бию-такмак көйләрен уйнап була.

Бүген кубыз сәнгате белән яшьләр кызыксына. Әмма халык музыкасын сөючеләр, халык уен кораллары белән кызыксынучылар ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен, кубыз уйнарга өйрәнү әсбаплары, кубыз өчен эшкәртелгән милли көйләрнең ноталы җыентыкларын әзерләп чыгару, кубыз коралын күпләп җитештереп пропагандалау юнәлешен ныгыту сорала.

Г.М. Макаров,

сәнгать белеме кандидаты,

Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе,

Казан дәүләт консерваториясе доценты

 

Лилия Гыймазова әзерләде

 


Фикер өстәү