Яшел Үзән районындагы Мамадыш—Әкил авыл җирлегендә сыер, кәҗә һәм сарык көтүләре бетеп килә. Зур терлек тотуның файдасы бик юк, ди халык. Шуңа өстәп, соңгы елларда умартачылык белән шөгыльләнүчеләр саны да кимүгә таба бара. Әйтик, моннан берничә ел элек 40лап хуҗалыкта умарта булса, хәзер исә өч—дүрт йортта гына бал суырталар. Алар арасында Камил хәзрәт Камалов та бар. Ул 50 баш умарта асрый.
Камил хәзрәт – тумышы белән Кайбыч районындагы Салтыган авылыннан. Умартачылык эше ата-бабаларыннан килгән, дисәң дә була. 1978 елда ул Кама Тамагы районының Тәмте (Теньки) авылындагы һөнәр училищесын тәмамлаган. Яшел Үзән районына кайтып, колхозда башта ярдәмче булып эшләгән. Аннан соң тормыш иптәше Фирая апа белән бергә умарта асрый башлаган. Казанда да, Рязань өлкәсендә дә укып, умартачы һөнәрен үзләштергән. «Шуннан бирле кортны бетергәнебез юк», – ди Камил хәзрәт.
Аның сүзләренчә, язның иртә килүе бал кортларына зыян салмаган. Киресенчә, умарталары ишәйгән генә: биш яңа бал корты гаиләсенә артканнар. Бал төрләренә килгәндә, әйләнә-тирәдәге басуларга башлыча көнбагыш чәчелгәнлектән, бөҗәкләр балны нәкъ менә шуларның чәчәкләреннән җыя.
– Ул әле июльнең урталарында гына чәчәк атадыр. Ә юкә якынча 5–12 июльдә. Әмма юкә урманы бездән ерак, өч чакрым юл чамасы. Шулай да анысы да булыр дип өметләнәбез. Кортлар оча, эзләнә. Гомумән алганда, балның кайсы гына төре булса да, файдалы. Кызганыч, соңгы елларда бал кортлары арасында да төрле авырулар чыккалап тора, шуңа күрә кешеләр кортчылыктан читләшә, – ди умартачы.
Умартачылыктан тыш Камил аганың кызыксынулары шактый. Ул сарык үстерү белән дә шөгыльләнә. Мәчет эшен дә алып барырга вакыт таба. Нәтиҗәсе дә куанычлы. Бүген Камаловлар ихатасында 50 баш умарта, 45 баш «Романов», «Курдюклы» токымлы сарык, биш кәҗә асрала. Ә инде кечкенә тавыклар, куяннар, күркәүрдәкләргә килсәк, аларның саны бихисап. Сарыкларны исә Корбан бәйрәменә, бәби чәйләренә сатып алалар, ди.
Камил хәзрәт Фирая апа белән мәктәп вакытыннан ук бергә. Пар канатлы гаиләдә ике бала тәрбияләгәннәр. Уллары исә икесе бер көндә Самара өлкәсе Чапаевск шәһәренә хезмәт итәргә киткәннәр. Хәзер исә өлкәннәре Айнур үз гаиләсе белән Осиноводан кунакка кайтып йөри. Ә кече улы Илнур Ерак Көнчыгыш космодромында эретеп ябыштыручы булып эшли.
Камил хәзрәт бер олы хаҗга, ике тапкыр кече хаҗга барып кайткан. Ул 2013–2015 елларда Казанның «Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы» исемендәге Казан урта мөселман мәдрәсәсен читтән торып тәмамлаган. Шуннан соң инде сигез ел имам-хатыйп вазыйфасын башкара.
– Сарык тотмасаң, корт асрамасаң, хәләл акча булмаса, хаҗга барып булмый. Шушы акча белән 2017 елда олы хаҗга барырга туры килде. Аннан соңгы елда кече хаҗга барып, шуннан бераз тынычланган идем инде. Хаҗ гамәлләрен аңлатып бетереп булмый. Үзе күрмәгән кеше аны аңлый да алмый, – дип сөйли Камил хәзрәт. – Табыш төрле елны төрлечә була. Берьюлы ике тармакны алып барырга кирәк: бер елны бал булса, икенче елны сарыклар күбәеп китә. Балыңны сатып, шул акчага сарыкларга арпа, печән, салам аласың. Шулай итеп, зыян сизелми, керем генә була. Әгәр бер тармакны гына алып барсаң, әйтик, сарык кына асрасаң, керем дә азрак була. Ә инде кош-корт һәм вак терлек асрау күңел өчен генә, бу – безнең хобби.
Ел саен җәй көне, август аенда алар бал бәйрәме ясыйлар. Урамда зур өстәлләр көйләп, кичен авыл эшләреннән соң урамны утлар белән яктыртып, бөтен кешеләрне чакырып күңел ачалар. Кайберәүләр гармуннар белән менә, элеккеге татар җырларын җырлый, кыскасы, бу бик күңелле була.
Диана Карпова
Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat