Татарстан журналистларын һәм блогерларын МИР премиясенә бәйгедә катнашырга чакыралар

МИР премиясе – тормыштагы актив позициясе җәмгыятьне үстерүгә хезмәт итүче, социаль әһәмиятле мәгълүматлар белән бүлешүче һәм социаль башлангычларны яктыртуга ярдәм итүчеләрне ачыклауга юнәлдерелгән еллык бәйге.

Премия быел 6 номинациядә бирелә:
– “Голос Региона” номинациясендә, рәсми теркәлеп, ватандашларыбызның уңай гамәлләре һәм инфраструктурадагы үзгәрешләр турында сөйләүче массакүләм мәгълүмат чараларына;
– “Про добро” номинациясендә изге эшләр юнәлешендә уңай хәбәрләр белән бүлешүчеләр, каһарманнарча гамәлләр кылучылар, кешеләргә ярдәм кулы сузучылар турында сөйләүче блогерларга;
– “О спорте” номинациясендә спорт белән шөгыльләнүне популярлаштыру өчен яки сәламәтлекне яхшыртуга, спортка, тормыш сыйфатына бәйле проектлар булдыру өчен;
– “ЭКОлогическая реальность” номинациясендә илебезнең экологиясен саклау өлкәсендәге проектларны тормышка ашыручы, әйләнә-тирә мохитне саклау ысуллары һәм мөмкинлекләре турында сөйләүче блогерларга;
– “Культурный код” номинациясендә мәдәният өлкәсен популярлаштыручы, илебезнең мәдәни мирасына багышланган проектларда катнашучы кешеләргә;
– “Исследуя Россию” номинациясендә премия туристлар өчен матур урыннарны популярлаштыручы, төбәк һәм табигый мирас турында сөйләүче кешеләргә.
Заявкаларны сайтта (премиямира.мы-мир.рф) 15 августка кадәр тапшырырга мөмкин.


Фикер өстәү