Чеби үстереп сатучы Бариевлар: «Пенсионер әбиләр, бездән бройлер алып, үстереп, Казанга алып барып сата»

Киң күкрәкле, кыска аяклы. Иң яхшы чеби шундый була икән. Ә менә суны җылыны түгел, салкынны эчертергә кирәк. Арча районының Якты Көн авылында урнашкан крестьян-фермер хуҗалыгында безгә  кош-корт үстерү серләре турында сөйләделәр. Фермер Рәзимә һәм Радик Бариевлар елга 120 меңнән артык чеби, 30 меңләп каз-үрдәк үстереп сата.

Якты Көн – бер урамлы авыл. Хәзер шәхси ферма урнашкан кырны моннан биш ел элек чүп баскан булган. Радик Бариев әйтүенчә, «ГАЗель»дан да биегрәк тигәнәкләр үскән. Юллар пычрак. Хәзер инде монда туфли киеп йөри торган. Моңа кадәр шофер булып эшләгән гаилә башлыгы юллы иткән, грант биргән өчен Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына рәхмәт укый.

– Заводта ун ел «КамАЗ» йөрттем. Ерак шәһәрләрдән төзелеш кирәк-яраклары ташыдым. Көтмәгәндә, җитәкче эштән куды. Хәзер аңа  рәхмәттән башка сүзем юк. Болай да үз эшемне ачарга хыялланып йөргән идем. Бу очрак бер этәргеч булды, – дип сөйли 50 яшьлек Радик әфәнде. – Хатын белән киңәшләштек тә, машинага арба тагып, Питрәчкә чебигә киттем. Киров, Самара, Ульян өлкәләре, Чувашиядән алып кайтып саттык. Яңа эшкә шулай тотындык. «ГАЗель», «ЗиЛ»  сатып алып, тирес, ком, таш ташыдым. Тормыш яхшырып китте. Шуннан соң кошчылык фермасы  ачу турында уйлана башладык. Ниятем бәясен арзанрак итеп, кешегә күбрәк чеби сату иде. Якты Көн авылында җир алдык. Кыска вакыт эчендә торакларны төзеп куйдык. Дүрт кешедән башласак, хәзер сигез булдык. Ел дәвамында тик тормыйбыз. Үрдәген дә, казын да саткалыйбыз.

Фермада «сары йомгак»лар тәгәри. Аларның саны – 38 мең. Арада бер тәүлеклекләре дә, бер айлыклары да бар. Кемгә нинди кирәк, шуны сайлыйлар. Бәясе – 80–300 сум. Кош-кортны күпләп алучыларга министрлыктан субсидия дә каралган. Әйтик, 50–100 сатып алганда, бер чеби өчен 100 сум акча кире кайтарыла. Аксубай, Югары Ослан, Теләче, Кукмара, Балтач, Арча, Биектау районнары халкы аеруча күп килә.

Әнә Кукмараның Олыяз авылында яшәүче Сәрия апа Маликова ел саен 100 чеби алып китә икән. «Берсе дә үлми. Монда өйрәткәнчә тәрбиялим», – ди.  Арчада яшәүче Нотфуллиннарның да беренче мәртәбә генә килүе түгел. Исәпләре – тавыкларын алыштыру.

– Йомык күзле булса, юньле тавык булмый. Күзен ачып, чекерәеп торырга тиеш. Белеп алабыз. Ирем – зоотехник,  – ди Наилә ханым.

Кайбер көнне чират торырга да туры килә. Халык кош-корт асраудан бизмәгән, димәк.  «Бөтен кешегә дәүрәген бирергә тырышабыз, кечкенәсе үсә тора. Чебиләрне үзебездән дә, башка төбәкләрдән дә алып кайтабыз. Йомырка – чит илнеке.  Италия, Төркиянеке яхшырак. Чебешләрне бер айдан да артык тоткан юк, хәзер алып бетерәләр», – диде хуҗалар.

Рәзимә әйтүенчә, чебиләр җылыны, яктылыкны ярата. Үтәли җил ярамый. Юеш булса, чирли башлыйлар. Салкын су эчерткәндә, аппетитлары яхшыра. Менә шундый хикмәте дә бар. Салкын тияр дип куркырга кирәкми. Сүзгә Радик әфәнде кушылып: «Чебине  алдалап булмый. Катнаш азыкның яхшысын сайлагыз. Югыйсә туздырып, асларына түшәп бетерәчәкләр. Мин үзем дә  уч төбе кадәрле чебинең болай күп ашавына ышанмый идем. Әйтик, 10 мең чебигә көнгә 2 тонна азык, 3 тонна су китә, – ди ул.

Табыш алу өчен, тыз-быз чабарга, тик тормаска кирәк, әлбәттә. Кайбер төннәре йокысыз да үтә.

– Кеше хәзер ялкауланды. Телефонда уйнап утырып кына 40–50 мең сум акча алмакчы. Тырышсаң, барысына да ирешергә мөмкин. Безнең заманда ипотека, кредит та алып булмады. Хәзер «КамАЗ» аласыңмы, башка техникамы, кибет ачасыңмы – барлык мөмкинлекләр дә бар. 70 яшьтән узган  пенсионер әбиләр, бездән бройлер алып, шуны үстереп, Казанга алып барып сата. Менә шундый бизнесмен әбиләр бар, – ди Радик әфәнде.

Әлбәттә, эштән арыган чаклары да булмый түгел. Ул чакта янәшәдәге зуррак хуҗалык җитәкчеләрен искә төшерәләр икән. «Аларга бездән дә авыррак бит», – дип уйлау да  туктамаска көч бирә Бариевларга. Алар – чын җир кешеләре!

Сәрия Мифтахова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү