Казан мәктәпләрендә бер атнада өченче тапкыр янаулы хәбәрләр килгән: кабат эвакуацияләр уза

Казан мәктәпләренә янаулар белән кабат хәбәрләр килгән, шуңа күрә тагын эвакуацияләр уза. Бу хакта үзенең рәсми телеграм-каналында Татарстан башкаласы мэриясе хәбәр итте.

«Казанның берничә мәктәбенә янаулар белән яңа хәбәрләр килде. Димәк, персонал эвакуацияләр үткәрә», – диелә хәбәрдә.

Казан Мэриясендә хәбәр итүләренчә, уяулыкны югалтмау мөһим, шуңа күрә мондый очракларда һәрвакыт тикшерүләр уза. Эвакуациянең кайсы мәктәпләрдә узуы төгәл әйтелми.

Соңгы атнада Казан мәктәпләрендә эвакуация кимендә 3 тапкыр үткәрелде. Мәсәлән, 175 нче гимназиядә атышның бер еллыгы көнендә –  11 майда шәһәрнең берничә мәктәбенә янаулар белән хәбәрләр килә. Шуннан соң 15 майда күпләп эвакуацияләр теркәлгән. Барлык очракларда да янаулар турында хәбәрләр расланмаган.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү