Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларның сорауларына җавап бирү буенча эш рәвешешен үзгәртү турырндагы карарны имзалаган

Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов бу җәһәттән Указга кул куйган.

Татарстанда Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү идарәсе эш рәвешен үзгәрткән. Беренчедән, кешеләрнең республика Рәисенә, Министрлар Кабинеты һәм Министрлар Кабинеты Аппаратына юлланган мөрәҗәгатьләрен төрле яклап, үз вакытында һәм гадел төстә карап тикшерүне тәэмин итү максатында булдырылган ведомство хәзер Рәис администрациясенең структур бүлекчәсенә әйләнгән.

Икенчедән, идарә республикада яшәүчеләрнең үзләре җибәргән сорауларына җавапларны вакытында һәм язмача рәвештә алуларын, шулай ук дәүләт органнарының Рәис кушканны үтәүләрен күзәтеп барырга тиеш. Моннан тыш, кирәк булган очракта, идарәдә республика Рәисе тарафыннан кешеләрне кабул итүне дә оештырырга мөмкин булачак.

Бу җәһәттән тиешле указ Татарстан Рәисенең рәсми сайтында урнаштырылган да инде.


Фикер өстәү