Акцияне “Патриоты Родины” коммерциясез оешмасы уздыра.
Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбигә язылган иң яхшы балалар хатына тавыш бирү башланган. Бәйгене социаль әһәмиятле проектларны үстерү һәм аларны тормышка ашыруга ярдәм итү буенча “Патриоты Родины” коммерциясез оешма үткәрә. Оешманың солдатларыбызга волонтерлык ярдәме күрсәтүдә актив катнашуын билгеләп үтәргә кирәк.
Бәйгедә, балалар бакчасына йөрүче сабыйлардан алып, 9 нчы сыйныф укучыларына кадәр, төрле яшьтәге балалар катнаша. Тавыш бирү 20 майга кадәр дәвам итәчәк. Барыбыз да үзебезгә ошаган хезмәт өчен тавыш бирә ала. Нәтиҗәләр 21 майда игълан ителәчәк.
Оештыручылар хәбәр иткәнчә, бәйге нәтиҗәләренең нинди булуына карамастан, балаларның барлык хатлары махсус хәрби операция зонасына юлланып, солдатларга гуманитар йөк белән бергә тапшырылачак.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat