#KazanForum: “Яшьләр хезмәттәшлеге – берлектә эшләү өчен бик әйбәт нигез”

Бүген Хөкүмәт йортында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасы (ОИС) илләренең яшь дипломатлары VII форумында катнашучылар белән очрашты.

Исегезгә төшерәбез: яшь дипломатлар форумы Казанда 18-21 май көннәрендә “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023” ХIV Халыкара икътисадый форумы кысасында уздырыла.
Татарстан Рәисе, кунакларны сәламләп, форумның инде җиденче тапкыр үткәрелүе турында билгеләп үтте. Россия Эчке эшләр министрлыгы Яшь дипломатлар советы белән берлектә уздырылучы чаралар “KazanForum”ның аерылгысыз өлешенә әйләнде, 7 ел эчендә анда 37 илдән 200дән артыграк вәкил катнашты, диде ул.

Бу көннәрдә Казанда “Россия – Ислам дөньясы” стратегик фаразлау төркеменең (аңа Президент Владимир Путин кушуы буенча Рөстәм Миңнеханов җитәкчелек итә) чираттагы утырышы уза.

“Безне дөнья халыкларының үз язмышын үзләре билгеләү хокукын ихтирам итү, аларга ниндидер универсаль үсеш модельләрен тагуны кабул итмәү берләштерә, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Татарстан ислам илләре белән төрле форматта нәтиҗәле төстә хезмәттәшлек итеп килә. Без Ислам хезмәттәшлеге оешмасы Үзәк аппараты һәм аның махсус институтлары белән мөнәсәбәтләребезне югары бәялибез. Узган елда ОИСның Яшьләр башкаласы программасы кысасында 10 зур проект тормышка ашырылды. Глобаль яшьләр саммитына 46 илдән делегатлар җыелды. Быел да аны үткәрергә ниятлибез”.

Рөстәм Миңнеханов басым ясап әйткәнчә, Татарстан мөселман илләре белән төрле юнәлешләр буенча эш алып бара. Өстенлекле юнәлеш – сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү