#KazanForum: Татарстанда спорт товарлары җитештерә башлаячаклар

Татарстанда Пакъстан спорт товарлары җитештерә башлаячаклар. Бу эшне ел ахырына кадәр үк җайга салмакчылар.

Бу хакта «Россия – ислам дөньясы: KazanForum 2023» XIV Халыкара икътисадый форумында хәбәр иттеләр.

“Казан Экспо”ның матбугат үзәгендә яңа икътисадны барлыкка китерүдә сәүдә-икътисади палаталарның роленә багышланган чара булды. Анда Татарстан сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев һәм Пакъстанның “SP sport LLS” директоры Мөхәммәт Сиддик катнашты.

Исегезгә төшерәбез, бу көннәрдә Казанда Сәүдә-сәнәгать палаталары халыкара форумы уза. Быел ул өченче тапкыр үткәрелә. Форум халыкара икътисадый җыен эшчәнлеге белән бергә алып барыла.

– Санкцияләргә дә карамастан, Татарстанда узучы “KazanForum”га дөньяның 85 иленнән кунаклар килгән. Бу – республика өчен бик зур дәрәҗә, – диде Мөхәммәт Сиддик. – Республикада аяк киеме һәм спорт товарлары җитештерүне җайга салырга телибез. Иң беренче чиратта, Татарстан һәм Россия базарына йөз тотачакбыз.

Шамил Агеев әйтүенчә, Пакъстан белән хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре зур. “Татарстанда спорт товарларына ихтыяҗ бармы?” – дип тә кызыксынды журналистлар.

– Бүгенге шартларда теләсә нинди сәнәгать отышлы, – диде Татарстан сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе. – Күреп торасыз, параллель импорт кыймәтләнә. Чөнки аның бәрабәренә арадашчылар кесә калынайтып калырга тырыша. Шуңа күрә үзебездә мөмкин кадәр күбрәк сәнәгать булдырырга кирәк.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү