#КаzanForum: Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләреннән килгән эшмәкәрләр Казанда инвесторлар эзли

«КаzanForum» халыкара икътисадый форумы кысасында башкалада IX Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре эшмәкәрләре форумы да уза. Иң яхшы проект авторлары Казанда үз эшләрен тәкъдим итә. «Кazan Expo» мәйданчыгында журналистлар өчен узган очрашуда форумның үзенчәлекләре турында сөйләделәр.

«Сәләт» яшьләр үзәге җитәкчесе Айгөл Габдрахманова сүзләренчә, эшмәкәрләр өчен әлеге форум 2014 елдан бирле үткәрелә. Максаты – инвесторларга да, эшмәкәрләргә дә бер-берен табу, проектларны тәкъдим итү өчен мәйданчык булдыру.

— Бу – уңышлы мәйданчык. 9 еллык форумда 50дән артык илдән 1 меңнән артык кеше катнашты. Билгеле, төп аудитория – Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре. Барлыгы 2 млн доллардан артык инвестицияләр җәлеп ителде, — диде ул.

Быелгы форум финалына 30 проект чыккан.

Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре яшьләр форумының Евразия офисы генераль директоры ассистенты Айдан Багирли әйтүенчә, яшь эшмәкәрләрнең бу форумга карата кызыксынуы зур. «Инвесторларның да проектларга карата кызыксынуы бар. Яшьләр форум кысасындагы чараларда актив катнаша», — диде ул.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү