#КаzanForum: Марат Хөснуллин: “Безнең чараларның төп шигаре – ышаныч һәм хезмәттәшлек”

«Казан Expo» күргәзмәләр залында «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum-2023» икътисадый форумының тантаналы ачылышы булды. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин да катнашты.

Татарстан Рәисе ил Президенты Владимир Путинга оештыру эшләрендә ярдәме һәм ышанычы өчен рәхмәтен җиткерде. Искәртеп узыйк: форум быел федераль дәрәҗәдә уза.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, оештыручылар форумның кызыклы һәм эчтәлекле булуы өчен шактый тырышкан.

— Әлеге форум киләчәктә илләр һәм төбәкләргә үсеш һәм чәчәк ату алып киләчәк, — диде ул.

Катнашучыларны сәламләп Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин да чыгыш ясады. Аның әйтүенчә, мөселман илләре белән Россия арасындагы мөнәсәбәтләр хәзер стратегик хезмәттәшлекне тәшкил итә.

— Безнең чараларның төп шигаре – ышаныч һәм хезмәттәшлек, – диде ул форум ачылышында. – Ислам илләренең сөйләшүгә ачык булулары безнең өчен бик кадерле. Алар безнең позицияне аңлый. Стратегик хезмәттәшлек яңа мөмкинлекләргә юл ача. Эшлекле карашны үстерергә кирәк. Көчләребезне берләштерсәк, үсешкә һәм халыкларыбызның чәчәк атуына ирешербез.


Фикер өстәү