#КаzanForum: Марат Хөснуллин: “Без дустанә илләр белән товар әйләнешен арттыру юнәлешендә даими эшлибез”

“Россия-Ислам дөньясы: KazanForum 2023” ХIV халыкара икътисади форумы кысасында “Төньяк–Көньяк” халыкара транспорт коридорын үстерүгә багышланган түгәрәк өстәл узды.

Әлеге эштә Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Марат Хөснуллин билгеләп үткәнчә, бүген транспорт коридорын үстерү ил Президенты Владимир Путин билгеләгән иң өстенлекле бурычларның берсе булып тора. Каспий төбәге, Көньяк һәм Көньяк-көнчыгыш Азия, Фарсы култыгы илләре юнәлешләре маршрутлары ил өчен һәрвакыт өстенлекле булды, дип ассызыклады ул.

– Соңгы елларда геосәяси вәзгыять тамырдан үзгәрде, без логистиканы үзгәртергә мәҗбүр һәм бу юнәлештә актив рәвештә эшлибез. 2025 елга кадәр әлеге юнәлештә йөк әйләнеше ике тапкыр – кимендә 30 миллион тоннага кадәр үсәргә тиеш, дип саныйбыз. Ә 2030 елда әлеге күрсәкечне 35 миллион тоннага җиткерү бурычы тора. Без дустанә илләр белән товар әйләнешен арттыру юнәлешендә даими эшлибез һәм, һичшиксез, әлеге транспорт коридорын үстерү белән дә кызыксынабыз, – диде Марат Хөснуллин.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, транспорт коридоры Евразия икътисадый берлеге өчен аерым әһәмияткә ия.

– 2018 елның маенда Иран белән ирекле сәүдә турында килешү имзаланганнан соң, “Төньяк–Көньяк” күчәре буйлап урнашкан илләр ЕАЭС белән үзара хезмәттәшлеккә кызыксыну белдерә башлады. Ирекле сәүдә турында шундый ук сөйләшүләр ЕАЭС һәм Һиндстан арасында алып барыла. Шулай ук Көньяк Азиянең һәм Фарсы култыгының башка илләрендә дә кызыксыну бар, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Аның әйтүенчә, “Төньяк–Көньяк” коридорын эшләтеп җибәрү макротөбәк транспорт-логистика системасы – Евразия транспорт структурасы барлыкка килүгә дә этәргеч бирәчәк. Димәк, Евразия эчендә сәүдә һәм инвестицион мөнәсәбәтләрне үстерү өчен мөмкинлекләр туачак. Транспорт коридоры, шул исәптән, Фарсы култыгы һәм Һинд океаны буендагы Иран, Һиндстан һәм Пакъстан кебек үсеп килүче илләр белән хезмәттәшлек итүне җиңеләйтәчәк.

– Билгеле булганча, быел Россия Президенты Владимир Путин илнең тышкы сәясәте үсешенең яңа концепциясен раслады. Анда, аерым алганда, Россия Евразияне бердәм гомумконтиненталь киңлеккә әйләндерергә омтыла дип әйтелә, – дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. – Моңа ирешү өчен Евразиянең икътисадый һәм транспорт бәйләнешләрен ныгыту күздә тотыла, шул исәптән, “Төньяк–Көньяк” халыкара транспорт коридорын тизрәк эшләтеп җибәрү хисабына да.

Татарстан проектны гамәлгә ашыруда кирәкле ярдәм күрсәтергә әзер, диделәр чарада.


Фикер өстәү