Минем беренче хуҗам: «Кошларда да – кеше язмышлары…» – дип көйләп йөрергә ярата иде. Менә хәзер гараждагы баскыч астында ялгызым гына утырып торам, күңелсез инде, гел шул җыр искә төшә. Җитмәсә караңгы, салкын… Көләргә ашыкмагыз. Туңдыргыч булсак та, салкында бик начар сизәбез без үзебезне. Дымлана, күгәрә башлыйбыз.
Сүзем кошлар турында иде бит әле. Без дә шул кошлардан ким түгел икәнбез бит. Бездә дә – кеше язмышлары.
…Мин өр-яңа, ялтырап тора идем әле ул чакта. Заводтан чыгарып, Казанның бер кибетенә алып кайтып куйдылар. Хәтта складта да ятарга туры килмәде. Бер яшь кенә ханымның шундук күзе төште. Кухнялары кечкенә булганга, минем кебек бәләкәй туңдыргыч кирәк булган икән. Бик кадерләп, аш бүлмәсенең түренә кайтарып куйдылар. Суыткычтагы туңдыргычка җиләк-җимешләре сыймаган булган. И-и, тутырып куйдылар, минсиңәйтим. Җиләк, чия, слива дисеңме… Ниләр генә юк. Ул хуш исләре! Яшим шулай хозурланып. Яз җиткәндә, җиләкләр беткәч, чистартып юып куялар. Мин дә кешеләр кебек җәйге ялга чыгып, рәхәтләнеп ял итәм.
Тик… хуҗаларымның яңа, зур фатир алулары бөтен тормышымны чәлпәрәмә китерде. Кухнялары да иркен булганга, зур туңдыргыч алып куйдылар да, миңа урын калмады. Шәһәр кырыенда йорт сала башлаганнар иде, шунда илтеп куйдылар. Мин инде, дөресен генә әйткәндә, барыбер җылыда, рәхәттә яшәрмен дигән идем. Кая ул! Әллә нигә бер килгәнгә, суыткыч та җитә дип, өйгә кертеп тә тормадылар. Чоландагы бер чатлыкта утырып калдым. Ә эшләтә белделәр! Авылдан күп итеп ит алып килә башлады болар. Бер бот алалар да ярты ел ашыйлар. Шундый вакытта запас итләрен миңа тутырып куярга өйрәнеп киттеләр. Олыгайды инде бу, ватылыр дип бер дә жәлләп тормадылар. Урамда 30 градус салкын булганда, чоланда ничәне күрсәткәндер, анысын белеп бетермим. Ну, эшләп тә карадым. Башкача тартып булмый бит инде салкында. Тавышларыма кадәр карлыгып бетте. Җитмәсә, и кычкырып утыра инде бу, дип сүгеп китәләр бит әле.
Монысына да түздем. Бервакыт бу йортка да яңа туңдыргыч кайтып төште. Озын буйлы, яңа, чибәр. Ачуың да килмәслек түгел, коридорда булса да, аңа җылыда урын табылды. Тәрәзә янында рәхәтләнеп, тирә-якны манзара кылып утыра бирә. Ул кайткач, миңа чоланда да урын калмады. Гаражга чыгарып куйдылар. Ниләр генә күрмәде анда минем башлар. Киштә булып та хезмәт иттем, шкаф булып та. Хәтерлим әле, нәрсәдер эшләргә осталар килгән иде. Суыткыч дип белделәрме икән, мине кабызып, әбәткә ашый торган ризыкларын куйдылар. Минем эш – катыру бит инде. Кыяр-помидорларын бик жәлләгән идем шунда. Ашый да алмадылар, бахырлар. Тирес өеменә чыгарып аттылар. Шуннан, ачулары килеп, арт ягыма типтеләр. Югыйсә минем ни гаебем бар инде, я?
Бервакыт шулай моңсуланып кына утырам, яныма хуҗабикә белән бер ханым килеп басты. «Менә, кирәк булса, алып кит», – ди хуҗабикә. Сөенергә дә, көенергә дә белмәдем. Зарланырлык булса да, гомер буена яшәгән йортымны ташлап та китәсем килми. Тирә-ягымдагы бөтен әйбер күңелгә якын, таныш бит. Әйбәтрәк булмасмы дип тә өметләнәм. Алып киттеләр. Юк, өметләрем акланмады. Өйгә түгел, гараждагы баскыч астына караңгы урынга кертеп куйдылар. Җитмәсә дымлы да әле монда. Бөтен җиремнән ага, тама. Кирәк чакта гына кабызгалап алалар да, калган вакытларда моңаеп утыра бирәм.
Их, яшь чакларга, кадерең булган чакларга ни җитә соң? Монда кеше сөйләшкәнне дә ишетмисең бит хәтта. Әле беркөнне шулай да ишетеп калган идем. Сафтан чыга барган суыткыч-туңдыргычларны бер урынга җыялар икән. Запчастька диләрме шунда. Безнең өчен картлар йорты сымаграк урын дип аңладым инде мин аны. Әллә кайчан инде, бер апаның елый-елый сөйләгәнен тыңлап утырганым бар иде. Күршедәге ахирәтен улы картлар йортына илтеп куйган. Үзе җир җимертеп яши, ди. Менә мин дә олыгая-олыгая шул язмышка дучар булдым. Хуҗаларым да исән. Гөрләтеп яшәп яталар. Ә мин монда ялгыз каңгырып утырам. Кошларда гына түгел, бездә дә – кеше язмышлары инде, ни әйтсәң дә…
Фәния Әхмәтҗанова
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat