#КаzanForum: Быел Иннополиста беренче тапкыр Халыкара яшьләр лагере оештырылачак

Иннополиста беренче тапкыр Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмалары илләреннән балалар өчен халыкара лагерь оештырылачак. Бу хакта «Алдынгылар хәрәкәте»нең Татарстандагы җитәкчесе Тимур Сөләйманов «KazanForum»дагы очрашуда белдерде.

Тәүге смена 2023 елның августында узар дип көтелә. Анда 14-18 яшьлек үсмерләрне һәм яшләрне көтәләр. Лагерьдә катнашу өчен инглиз телен белү шарт. Лагерь биш төрле тема буенча эшләячәк. Болар – медиа, туризм, мәдәният, дипломатия һәм тотрыклы үсеш максатлары.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү