Татарстан илкүләм олимпиада җиңүчеләре саны буенча 11 ел буе үзенең төпле өченче урынын беркемгә дә бирми. Бәйге җиңүчеләре быел 14кә арткан. 251 укучы җиңүче һәм призер булган. Иң сәләтле балаларны «Пирамида» сәхнәсенә җыйдылар. Казандагы 2 нче лицей-интернатның 10 нчы сыйныф укучысы Роман Моисеев «Ел укучысы – 2023» булып танылды.
Демьян Калинин башкаланың 55 нче мәктәбендә 8 нче сыйныфта белем ала. Егет география фәне белән узган ел гына кызыксына башлаган. Инде уңышлары да бар. Быел ул – илкүләм этапта призер. Ул 9 нчы сыйныф өчен чыгыш ясаган.
– Математиканы яратмыйм. Рус теленә карата кызыксыну бар иде, укытучы алышынгач, нигәдер бетте. Күңелемә география якын. Киләчәктә эколог буласым килә. Мәскәү дәүләт университетына укырга керергә хыялланам. Республикада экология юнәлеше әллә ни үсмәгән дип саныйм. Туфрак белеме факультеты бар анысы. Мәскәүдә мөмкинлекләр зуррак, минемчә, – ди Демьян Калинин.
Алия Исляева – Казандагы IT лицейның 10 нчы сыйныф укучысы. Ул –астрономиядән илкүләм олимпиада призеры.
– Галәмне, йолдызларны күзәтергә яратам. Бездә астрономия укытылмый. Шуңа күрә интернеттан үзем мәгълүматлар эзлим. Физика укытучыбыз Сөембикә Гайнетдинова да ярдәм итә. Киләчәктә программист буласым килә. Моның өчен миңа физика кирәк. Астрономия әлеге фәнне яхшырак өйрәнергә булыша. Укуымны кайда дәвам иттерәчәгемне әле уйлап бетермәдем: йә ул Казан, йә Мәскәү булыр, – ди Алия.
Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Татарстанда быел сәнгать, экология, технология фәннәреннән илкүләм олимпиадаларының йомгаклау этабы үтүен әйтте.
– Олимпиадада катнашып, призер, җиңүче булган укучыларның сәхнәдә бүләк алуы – зур вакыйга. Бу – аларның ел буе түккән хезмәте. Мөмкинлекләребезне акладык һәм сакладык. Җиңүчеләр саны буенча Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсеннән соң без – өченче урында. Ел дәвамында Санкт-Петербург белән Татарстан арасында бик көчле көрәш барды. Нәтиҗәдә 251 укучы җиңүче һәм призер булды. Бу – бик зур күрсәткеч. Узган ел республика Рәисе илкүләм бәйге җиңүчеләренә – 200 мең, призерларга 100 мең сум күләмендә ярдәм булдырды. Мәктәптә укып, акыл ярышында катнашып, акча эшләргә була, – диде министр.
Татарстан мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Ногманова да укучыларны уңышлары белән котлады.
– Татарстан үзенең законлы өченче урынын беркайчан да башкага бирмәс. Без әле алга таба да үсәрбез. Өченче урын – бик яхшы. Бу – бүген сәхнәдә утырган балаларның хезмәте. Алар максат куеп, үз укытучыларын, мәктәпләрен, республиканы данладылар, – диде Людмила Ногманова.
Сәрия Мифтахова
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat