#КаzanForum: «Хатын-кыз карашы» трегында катнашучылар хәйрия өлкәсендә халыкара хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты

«КаzanForum» чарасы кысасында «Мәрхәмәт» хатын – кыз депутатлар берләшмәсе оештырган «Хатын-кыз карашы» мәйданчыгында хәйрия өлкәсендә халыкара хезмәттәшлек мәсьәләсе буенча фикер алыштылар.

Сөйләшүдә катнашучылар Кувейт, Һиндстан, Башкортстан, Россия вәкилләренең чыгышларын тыңлады. Чыгыш ясаучылар билгеләп үткәнчә, хәйриячелек үсешендә табигате буенча шәфкатьлелеккә, кайгыртучанлыкка омтылган, катлаулы психологик эшне башкара алган хатын-кызлар аерым роль уйный.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү