#КаzanForum: Рөстәм Миңнеханов: “Татарстан һәм Төрекмәнстанның үзара хезмәттәшлектә бай тәҗрибәсе бар”

Бу хакта Татарстан Рәисе “KazanForum” кысасында Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин һәм Төрекмәнстан Министрлар Кабинеты каршындагы Транспорт һәм коммуникацияләр агентлыгы генераль директоры Маммәтхан Чакыев белән очрашу барышында әйтте.

Марат Хөснуллин Россия белән Төрекмәнстан арасында хезмәттәшлекнең югары дәрәҗәдә булуын билгеләп узды.

– Без бергә күп кенә инфраструктура проектларын тормышка ашыру юнәлешендә эшлибез, үзара сәүдәне киңәйтәбез, “Төньяк–Көнчыгыш” халыкара транспорт коридорын үстерәбез, – диде вице-премьер.

Төрекмәнстанда күптәннән Татарстанның әйдәп баручы компанияләре эшли. Рәис әйтүенчә, машина төзелеше, суднолар төзелеше юнәлешләрендә хезмәттәшлек җайга салынган.


Фикер өстәү