Каләм – кызларда: Татарстан матбугаты көне уңаеннан уйланулар

Россия журналистикасында хатын-кызлар, ир-атларга караганда, ике тапкыр күбрәк. «Pressfeed» агентлыгы уздырган сораштыру нәтиҗәләре шуны сөйли. Татарстан матбугатында да ир-атларга кытлык. Журналистика йөген күпчелек очракта гүзәл затлар сөйри. Татарстан матбугаты көнендә матбугатта ир-егетләр эзләп, аларның әлеге профессиядә сирәк булулары хакында уйландык. Бу хакта көчле затларның үзләреннән сорадык.

«Кара» эш – хатын-кызларда»

Татар матбугатындагы сирәк һәм оста егетләрнең берсе, хәзерге көндә Мәскәүдә яшәүче һәм журналистикадан читләшкән хезмәттәшебез Линар Закировның фикерен белештек. Эш тәҗрибәсе саллы булган (Линар – «Ялкын», «Мәгариф», «Татарстан» журналлары, «Шәһри Казан» газетасы, телевидение һәм радиода, соңрак Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәтендә эшләде. – Авт.), хатын-кызлар даирәсендә дә эшләгән кешенең әйтер сүзе юк түгелдер. Әйтүенчә, журналистика гүзәл затлар кулына калды, дигән аһ-ваһ күптән ишетелә инде.

– Татарстан матбугатын җитәкчелек югарылыгында карасак – «Татмедиа» агентлыгы булсынмы ул, баш мөхәррир кәнәфиләреме – бу урыннарны нигездә ир-атлар били. Ә «кара» эшне башкаручылар – көне-төне чабып, халык белән аралашучылар, мәгълүмат туплаучылар, материал язучылар – хатын-кызлар, – ди Линар. – Дөрес, хатын-кызлар эшләгән матбугатта социаль тармак, язмышлар, шоу-бизнеска аеруча күп игътибар бирелә. Әмма барлык мәгълүмат чаралары да «Сөембикә» журналыдай тоташ нәзакәтле булып бетә алмый шул. Тулы канлы, җитди, киңкырлы басмаларда хатын-кызлар белән ир-атлар арасында урталык – баланс булырга тиеш. Редакция тормышында да, матбугат эшчәнлегендә дә бу уңай чагылыш таба. Ир-ат булган җирдә сәясәт, икътисад, төзелеш, автомобиль хуҗалыгы кебек темалар да пәйда була. Безнең ил халкы яратып ашаган «Оливье» салатын бермәл бәрәңгедән яисә «Подшуба» салатын чөгендердән генә әзерләсәң, ни була? Матбугат чарасын да төрле ингредиентлардан торган тәмле бер әйбер буларак күзаллыйм мин.

«Татар укучысына җитди темалар кирәкми», – дип кырт кисүчеләр турында болай ди Линар:

– Биреп карамый гына алучының булу-булмавын аңламассың. Җитди материал язар өчен күп укырга, белергә, күп нәрсәгә төшенергә, үзең аша гаҗәп күп мәгълүмат үткәрергә туры килә. Әгәр туплаган белемең, тәҗрибәң, көне-төне чабып йөрүең матди яктан тиешле дәрәҗәдә бәяләнмәсә?.. Кызганыч, Татарстан журналистларының хезмәт хакы мактанырлык түгел. Шуңа да бу өлкәдә уңышка ирешкән, әмма «яктырак кояш» табып, профессиядән китәргә мәҗбүр булган каләм әһелләре шактый. Бәхеткә, җәмгыятьтә сайлау мөмкинлеге зур –  кайда, кем булып телисең, шунда эшлисең, – ди ул.

Үзенең дә күзәткәне бар: төбәк журналистикасында хатын-кызлар күбрәк көч куйса, федераль басмаларда, телеканалларда шактый өлешне ир-атлар алып тора. Моны Мәскәүдә журналистларга матди мөмкинлекнең күбрәк булуы белән аңлатырга була, ди әңгәмәдәшебез.

– «Төбәкләрдә генә түгел, Мәскәүдә дә ир-ат журналистларга сорау зур», – дип гаҗәпләндергән иде күптән түгел Мәскәү телеканалларының берсендә эшләүче танышым, – дип уртаклашты Линар Закиров.

Кичәге журналист кызыксынып күзәткән гүзәл затлар кавеменнән булган каләм ияләрен дә атады.

– НТВ каналында эшләүче журналист Ирада Зейналованың осталыгына мөкиббән мин. Кирәк нәрсәне турыга бәреп әйтә, кирәк урында эзоп теленә күчә ул… Андагы энергетика, андагы экспрессия. Эфирны алып барганда, менә-менә телевизор экраныннан бәреп чыгар сыман тоела. Татар ханымнарыннан Нәҗибә Сафинаның язмалары зур кызыксыну уята миндә. Шактый каршылыклы шәхес булса да, Нәҗибә апаның матбугатта басылып чыккан күпчелек фикерләре белән килешми булмый. «Татарстан яшьләре» газетасы нигездә укучы хатларыннан тора. Кайбер авторларның язу осталыгы профессиональ журналистныкыннан ким түгел. Шулар арасыннан Мамадыштан Миләүшә Хәйруллинаны билгеләп үтәргә кирәктер. Фикерен кистереп, дәлилләп, үтемле итеп яза ул. Берсендә мәрхүм Туфан Миңнуллин да, Миләүшә ханымның иҗатына югары бәя биреп, материал бастырган иде, – диде Линар.

«Һәр редакциядә, бер булса да, ир-ат бар»

Язучы, «Акчарлак» газетасы баш мөхәррире Алмаз Гыймадиев фикере бу. Шәм яндырып эзләсәң дә, матбугатта күренмәгән егетләр кытлыгын ул да сизә. 10 еллар элек вакыт кадерен белгән, эшкә йөри торган, төпле ир-егетләрне очратып була иде әле, ди ул.

– Татар дөньясындагы өч төп тармак – әдәбият, журналистика һәм мәгариф системасы хатын-кызлар кулына калып бара. Сәбәбе бик гади: бу өлкәләрдә хезмәт хакы түбән. Хәзрәтләр даими рәвештә әйтеп тора бит: ир-ат гаиләсен алып барырга, хатынын, балаларын тәэмин итәргә тиеш. Хатын-кыз эшләп тапкан акча – бары тик хатын-кызга, дип искә төшереп торалар. Алар белән килешмичә булмый. Ир-егетләр акчалы, авыр хезмәттә, фронтта,  – дип уртаклашты Алмаз Гыймадиев.

Элегрәк елларда матбугат битләрендә «Баш редактор сүзе» дигән сәхифә булганын искә төшерде әңгәмәдәшебез. Ул чакта мөхәррирләрнең башлыча ир-ат булуын телгә алды. «Матбугат чарасы җитәкчесе дөньяга карашын, үз позициясен белдерә иде. Бу нәрсә юкка чыкты. Матбугатта ир-ат сүзе җитми. Позицияне белдерү бетте хәзер», – диде ул.

Әлбәттә, хатын-кызларсыз журналистиканы күз алдына да китереп булмый. Алмаз Гыймадиев әйтүенчә, алар бу тармакка нәфислек өсти. «Гүзәл затлар алып бара торган рубрикалар да шундый гына булсын иде. Судлар, низаглар – ир-атлар эше. Бу өлкәләрне яктырту гүзәл затларның матур сыйфатларын юк итә», – ди әңгәмәдәшебез.

Журналист кына түгел, матбугатны укучы да – хатын-кызлар бит. Алмаз Гыймадиев әйтүенчә, алар газетада сораштыру уздырып, басма мәгълүмат чарасын башлыча гүзәл затлар укуын ачыклаганнар. «Безне нигездә 35 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар укый. Ирләргә, димәк, матбугат белән танышу, гомумән, кирәкми?!» – диде журналист.

Әмма, әңгәмәдәшебез әйтүенчә, һәр редакциядә үз эшенә фанатларча бирелгән, бер булса да, ир-ат бар. «Йә шагыйрь, йә язучы, йә журналист ул», – ди Алмаз Гыймадиев.

«Әлегә акча җитә»

«Татарстан – Яңа Гасыр» телеканалында корреспондент булып эшләүче Рүзәл Шәрипов – татар журналистикасындагы сәләтле һәм сирәк егетләрнең берсе. Әлегә – студент. Моңа кадәр «Татарстан» радиосында хәбәрче булган, яшьләр өчен саналган матбугат чараларында да каләм чарлаган егет.

– Журналистикада хатын-кызлар күп, әмма ул алар кулында гына дигән сүз түгел. Ир-атлар бар, аларның фикерләре үтемлерәк, аларга башкача караш, бу сер түгел. Ул эшкә алганда да чагыла, – ди Рүзәл. – Журналларны да күбрәк гүзәл затлар укый, радионы да алар тыңлый, телевизорны да алар карый. Шуңа да аларга ир-ат фикерен ишетү, күрү, уку кызыграк.

Рүзәл хатын-кызлар күпчелекне тәшкил иткән даирәдә эшләүнең кыенлыгын күрми. «Ияләшкән бугай инде без. Мәктәптә укытучылар арасында да хатын-кызлар күп бит. Мәктәптән соң, студент чорына күчкәч тә – хатын-кызлар даирәсе»,  – ди ул.

Ир-егетләр журналистикага хезмәте күп, акчасы аз булганга күрә килми дип тә әйттек инде. Рүзәл бу хакта менә нинди фикердә:

– Ир-атларга акча күбрәк кирәк. Алар гаиләне тәэмин итәргә тиеш. Әлегә мин – студент. Эшләгән акчам үземә җитә. Әмма, гаилә кору мәсьәләсе килеп баскач, бу акча җитмәячәк. Начар хезмәт хакы алам, димим. Әмма минем ихтыяҗларым белән…

Фикер

Рәмис Латыйпов, «Татар-информ» агентлыгының татар редакциясе баш мөхәррире:

– Берәр юнәлештә хәлләр мөшкеллеген каян белеп була? Хатыннар килүеннән. Дилбегә хатын-кыз кулына күчә, тәртәгә хатыннар җигелә икән – көт тә тор – димәк, бу әйбер бетте дигән сүз. Эшләр күкрәп барсын өчен, аны ирләрнең җигелеп тартуы кирәк. <…> Менә хәзер бит инде шигърият хатын-кыз кулына калды, дибез. Дөрестән дә шулай бит. Ә бит татар шигъриятендә дә гомер бакый ирләр булган. Ә хәзер – хатын-кызлар. Прозада алай ук түгел әле, ирләр бар. Димәк, проза бетми бугай әле. Язучылар берлеге белән дә мөшкел түгел хәлләр. Журналистикада да шулай. Менә элекке фотоларны карыйсың – элекке редакцияләр! Анда бит ирләр! Телевидениедә гомумән журналистлар ирләр командасы булган заманнар бар иде. Хәзер алай түгел. Башкача. Әмма әле баш мөхәррир итеп куярлык ир-егетләр бар. Димәк, алай ук эшләр мөшкел түгел.  «Кара, хатын-кыз килә икән, башын бетерергә килә, хатын-кызларны юкка чыгаручы дип атый» дип аңлап, мине сексист, юньсез дип сүгәргә ашыкмагыз. Киресенчә. Хәлләр аяныч, бөтен нәрсә җимерелеп беткәндә, кулына эш алырдай ирләр калмаганда, хатын-кызлар чарасызлыктан бу өлкәгә килә һәм авырлыкны үз җилкәсенә сала. Алар, әни буларак бу өлкәне яшәртмәкче була, ана инстинкты уяна аларда, алар бу өлкәнең үлүен күтәрә алмый, ирләрдән булмаганга үзләре тотына. Алардан да булмый икән – димәк, бетә дигән сүз. Ягъни хатыннар килгәнгә бетми. Алар инде бетеп барганны коткарырга килә. Хатыннар килүе – ул соңгы шанс.

(Социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсеннән кыскартып бирелде.)

 Хезмәт хакы

44%  – 60 мең сумнан азрак

20,1% – 61–80 мең сум

14,1% – 81–100 мең сум

13,6% – 101–150 мең сум

5,4% – 151–200 мең сум

2,7% – 200 мең сумнан күбрәк

Pressfeed сораштыруы нәтиҗәләренә нигезләнеп

Чулпан Гарифуллина

 


Фикер өстәү