«Ике ай сөт тапшырган өчен акчабызны ала алмыйбыз. Кайбер кешеләргә заводның 200әр мең сум бурычы бар»

Яшел Үзән районының Мамадыш-Әкил авылы халкыннан борчулы хат килеп иреште. «Ике ай сөт тапшырган өчен акчабызны ала алмыйбыз. Кайбер кешеләргә заводның 200әр мең сум бурычы бар. Сөт бәяләре болай да төшеп бетте, анысын да бирмичә тилмертәләр», – дип язылган әлеге хатта. Авыл халкының гозере буенча юлга кузгалдык.  

Гаделсезлек

Алар безне җыелышып, мәчет каршында каршы алды.

– Безнең авыл халкы сөтне гомер-гомергә шул тәртиптә тапшырган. Акчасын түләүдә бервакытта да тоткарлыклар булмады, – дип башлады сүзен авылның аксакалы Гомәр Хәялиев. – Тик узган елда августның икенче яртысыннан сөт өчен түләми башладылар. Без инде, сабыр итик, булыр, дип, сөтне тапшыруны дәвам иттердек. Тик акчаны сентябрь өчен дә түләмәделәр. Шуннан соң башка сөт җыючыбыз икенче бер завод белән килешү төзеп, шунда тапшыра башлады.

Узган елның августыннан алып 3 октябренә кадәр тапшырган сөт өчен акчаны әле дә булса ала алганнары юк икән. Сөт җыючы Наил Гыйбадуллин башта, авырыйм, дигән. Аннан соң халыкны, акча булачак, дип өметләндергән, хәзер инде бөтенләй берни дә әйтмәскә әйләнгән. Халык сүзләре буенча, ул алардан качып йөри. Сентябрьдән исә сөтне Наил Гыйбадуллинның шоферы Фәрит һәм аның хатыны Гөлфинә Әдиятуллина җыя башлаган.

Сөт җыючылар исә чималны арадашчы Илдар Галимов дигән кеше аша Югары Ослан районының Русское Макулово авылындагы сөт заводына тапшырган. Нәтиҗәдә «Югары Ослан» җәмгыяте Мамадыш-Әкил авылындагы егермеләп кешегә 600 мең сум акча тиеш. Әйтик, Хәялиевләр  – 37 мең сум, Азат Галиев  32 мең сум акчасыннан коры калган. Сигез сыер савучы Петр исә ике айга 198 мең сум табышыннан колак каккан.

– Ул вакытта без дүрт сыер сава идек. Хәзер икегә калдырдык, чөнки мал асрауның файдасы калмады, – ди Азат Галиев ачынып. – Сөтне болай да арзанга тапшырабыз. Анысын да бирми азаплагач, күңел ничек үссен ди?! Мал асрау өчен, сәгать иртәнге 4тә аяк өстендә булырга кирәк. Сөт акчасы – авыл халкының төп табышы. Безнең карап торган хәләл керемебез ул. Кызганыч, авыл хуҗалыгы продукциясе беркемгә дә кирәкми. Ул вакытларда сөт бәясе 24 сумнан 22 сумга төште. Хәзер менә бөтенләй 15 сум түлиселәр икән. Авылда сыер саны елдан-ел 8–10 башка кимеп бара. Быел унбиш сыерга азайды. Бүген 200 хуҗалыктан көтүгә 43 сыер чыга. Рәис үз чыгышларында сыер санын бетермәскә өнди, әллә аның да сүзе үтмиме? Бу очракта да сүз берничә йөз мең сум акча турында гына түгел, ә миллионнар турында бара. Ник шуңа бер чара күрә алмыйлар?

Зыян күрүчеләр арасында 70 яшьлек Гөлсинә Әшрәпова да бар.

– Авылны үстерәбез, диләр. Шушы да буламы үстерү? Моны күреп торган яшьләр авылда ничек калсын? Улым гаиләсе белән безнең янда яши. Моннан соң алар авылда калырмы? Моңа кадәр, тукта, сабыр итик, үзебезнеке, дия-дия сыер тоттык. Яшебез шактый булса да, ничек тә тырыштык. Акча алмаган айларда  сыер бозаулаган гына иде. Акчасы булсын дип, сөтне бозау авызыннан өзеп алып тапшырдык. Сөтен дә, акчасын да күрмәдек,  – ди Гөлсинә Әшрәпова.

Бу хәлләрне авыл халкы чыннан да бик авыр кабул иткән. Сәбәпләрен эзләп-эзләп тә, очына чыга алмаганнар алар.

– Илдә болай да тыныч түгел. Инде бу эшләр халык арасында тагын да зуррак ризасызлык уятыр өчен махсус эшләнә микән әллә, дип тә шикләнәбез. Без – авылга тамырыбыз белән береккән кешеләр. Инде шуңа да балта кизәнәләр, – дип ачынды Гомәр Хәялиев.

  «Улымның гаебе юк»   

Сөт җыючы Наил Гыйбадуллин күрше Татар Танае авылында яши булып чыкты. Аның үзен күреп сөйләшер өчен, шул авылга бардык. Тик үзе Казанга хастаханәгә китү сәбәпле, безне аның әнисе Динә ханым каршы алды. Нинди эш белән йөрүебезне аңлаткач, «үзем дә бик яхшы сөйлим мин сезгә» дип, белгәнен аңлатып бирде.

– Улым авырый минем. Гел хастаханә юлын таптый. Узган елның 4 сентябрендә хастаханәгә кереп яткач, сөтне Гөлфинә белән Фәрит Әдиятуллиннар җыя башлады. Сөт Илдар Кәримович аша китә иде. Хәзер турыдан-туры эшләми дип беләм, барысы  да – килене контролендә. Илдар Кәримович аңа кадәр дә күбрәк киңәшче ролендә иде. Төп эшләрне уллары Марат белән Наил башкарды, – диде Динә Гыйбадуллина.

Аның сүзләренчә, заводның Наил Гыйбадуллинга һәм Әдиятуллиннарга 1 млн 300 мең сум бурычы бар. Наил абый берничә тапкыр акча сорап та барган булган.

– Баш хисапчы: «Мин берни дә белмим», – дип җилкә генә җыера. Завод директоры да җаваплылыктан качмакчы була. Без үзебез дә – зыян күрүчеләр. Мин дә ике сыер савам, ул акчаны үземнең дә ала алганым юк, – диде Динә Гыйбадуллина.

Нинди дә булса аңлатма өмет итеп, без дә Илдар Галимовка берничә көн дәвамында шалтыраттык. Тик телефонны гына алучы булмады. Һәм тиз генә алачак та түгел, ахрысы. Хәлләрне аңлатып бирәсе, халыкка ярдәм итәсе урында шыпырт кына утырып торуны сайлаган булып чыкты ул. Хәер, безгә әйтүләренчә, ул гына түгел, башка гаилә әгъзалары да беркем белән дә элемтәгә кермиләр.

Заводның үзенә дә чыктык. Җитәкчеләре белән тоташтырырга теләмәсәләр дә, телефонның икенче башындагы ханым оешманың әлеге вакытта эшләвен һәм спред (атланмай аналогы) җитештерүләрен әйтте.

– Түләү исәп-хисап счеты буенча алып барылмый, алар ябык. Акча да юк. Шуңа күрә әлегә халыкка бурычларны кайтару мөмкинлеге юк. Киләчәк өчен җавап бирә алмыйм, – дип чикләнде ул.

«Югары Ослан» агрофирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять 1998 елдан бирле эшли. Соңгы бер ел эчендә аңа карата 18 суд эше ачылган. Без соратып алган мәгълүматлардан аңлашылганча, быелның февралендә Салым федераль хезмәте «Югары Ослан» агрофирмасын банкрот дип тану буенча дәгъва биргән. Заводның салым бурычлары – 151 миллион сум. Берничә суд утырышы булган да инде. Чираттагысы 3 июльгә билгеләнгән.

– Бу хәлләрдән хәбәрдар без, тик оешма банкротлыкка чыккач, берни дә эшли алмыйбыз, – диде Яшел Үзән районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Таһир Җиһаншин да. – Вакытында салым түләмәгәннәр икән, димәк, алар – намуссыз кешеләр. Бу эш белән прокуратура шөгыльләнә. Әлеге вакытта бинаны кемдер арендага алып торып эшли. Ахыр чиктә барыбер ябылачак ул завод. Сөт җыю да, тапшыру да, эшкәртү дә – бизнес, без аны контрольдә тотарга тиеш тә түгел.

1,5 млн сум бурыч  

Әлеге оешма бер генә авыл халкын ярык тагарак алдында калдырмаган. Намуссыз эшмәкәрләрдән Яшел Үзән районының башка авыл халкы да зыян күргән. Апас, Балтач районнары кешеләре дә заводтан зур күләмдәге акча таләп итә. Әйтик, Яшел Үзән районының Рус Әҗәле авылыннан Гүзәл Бикмуллина да 3 сыер савып алган сөт акчасын ала алмый. Заводның аңа 67 мең сум бурычы бар.

– Безгә дә узган елның август–сентябрь айлары өчен түләмәделәр. Сөт җыючыбыз «була, була» дигән сүздән башканы белми. Ләкин кайчан була ул – билгесез, – диде Гүзәл апа.

Кайбыч районының Борындык авылында яшәүче Мөдәррис Галиуллин да авыр хәлдә калган. Аңа Макулово заводы 1,5 млн сум акча тиеш. Ул да арадашчы Илдар Галимов аша эш йөрткән.

– Бу хәлләрдән минем үземә дә бик авыр, – диде ул. – Берникадәр акчаны халыкка үземнең өлештән дә тараттым, ләкин ул кадәрне ничек биреп бетерим? Кемгәдер – 60 мең, кемгәдер – 80, кемгәдер 100әр мең сум тиешмен. Сөтне ике фермер да тапшыра иде миңа. Берсенә – 400 мең сум, икенчесенә 100 мең сум бурычым бар. Илдар Кәримович суд булганнан соң, счетларын ачарга тиешләр, шуннан соң акчаны кайтарачаклар, дип әйтә килде. Мин дә өметләнеп, ышанып көттем. Әле дә булса өметләнәм. Халыкны да шулай дип тынычландырам. Мин 1999 елдан бирле Яшел Үзән районы авылларыннан сөт җыйдым, быелның апрелендә туктадым. Бераз тоткарлыклар булса да, бу кадәр үк булганы юк иде.

Сабак өчен    

Тырышлыгы белән генә түгел, усаллыгы, үҗәтлеге белән дә дан казанган авыл халкы үзләре дә кул кушырып утырмый, билгеле. Гаделлек эзләп, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка да хат язганнар. Әлеге мәсьәләдә тагын бер кыенлык бар: сөт җыючы белән сөт тапшыручылар арасында килешү юк. Шунлыктан, Югары Ослан районы прокуратурасы хатыннан аңлашылганча, халыкның дөреслек эзләп йөрү, бурычларын даулауның да файдасы булмаячак.

– Без килешү төзергә каршы түгел, тик сөт җыючылар ризалык бирми, – дигән фикерне дә ишеттек халыктан.

Юрист Булат Закиров аңлатуынча, чыннан да, ике арада ике килешү булмыйча торып, нәрсәгәдер өметләнүдән мәгънә юк. Шуңа күрә бу очракта зыян күрүче булып сөт җыючылар санала.

– Кешеләр мондый хәлдә калмасын өчен, сөт җыючы белән сөт тапшыручы арасында килешү булырга тиеш. Аны төрлечә эшләргә мөмкин. Әллә нинди катлаулы документлар төземичә генә, сату-сатып алу килешүе белән дә эшләргә мөмкин. Ай ахырында сөт тапшыру турындагы актка кул кую да җитә. Ә инде бурычка килгәндә, оешма банкрот дип табылган очракта, акча оешмадагы җиһазларны сатып кайтарылырга тиеш. Сатарлык берние дә юк икән инде, бурычлар шул килеш һавада эленеп калырга мөмкин. Ләкин банкротлыкка чыгару – озакка сузыла торган процесс, – дип аңлатты белгеч.

Зөһрә Садыйкова

 

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү