Табиб-невролог Диләрә Шаһиева: «Бик каты баш авыртуга түзеп, аны дару эчмичә генә үткәрергә маташу – зур хата»

Колак шаулый, йөрәк авырта, бил сызлый… Ни эшләргә? Сәламәтлеккә бәйле сораулар һәрвакыт туып тора. Бүгенге сәхифәбездә укучыларыбызны кызыксындырган сорауларга табиб-невролог, реабилитолог, медицина фәннәре кандидаты Диләрә Шаһиева җавап бирә.

– Колак шаулау нәрсәсе белән куркыныч?

–  Колак шаулау бик күп чирләр турында кисәтә ала. Гадәттә, кеше кан басымы, температурасы күтәрелгәндә, баш миенең кан тамырлары зарарланганда (атеросклероз), колак авырулары вакытында шуннан зарлана. Колактагы шау инсульт, мигрень турында да кисәтә ала. Шуңа күрә колакта гүләү, сызгыру,  кыштырдау, пышылдау, гүләү, шыгырдауны хәтерләткән тавышлар ишетелсә, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

– Авыртуны баса торган даруларны көн саен эчәргә ярыймы?

– Түзеп булмаслык авыртуга түзеп, аны дару эчмичә генә үткәрергә маташу – зур хата. Галимнәр, андый чакта баш миендәге нерв күзәнәкләре үлә, дип ышандыра. Шуңа күрә баш авыртканда, теш сызлаганда авыртуны баса торган дару эчәргә кирәк. Әмма чама хисен дә югалтырга ярамый. Авыртуны баса торган мондый даруларны 7–15 көн дәвамында кулланырга рөхсәт ителә. Шуннан да артса, алар зыянга эшли башлый. Кешедә йөрәк-кан тамыры авырулары килеп чыгу, тромб өзелү куркынычы арта, күзе начар күрә башларга мөмкин. Күпкә китсә, авыртуны баса торган дарулар бавырга да «бәрә».

– Остеохондрозны йөрәк авыртудан ничек аерырга?

– Аларны, дөрестән дә, бик еш бутыйлар. Йөрәк авыртканда, кеше конкрет кайсы җире авыртуын төртеп күрсәтә алмый. Остеохондроз вакытында исә кеше кайсы төше авыртканын төгәл белә. Йөрәк авырту кул, муен, теш казналыкларына бәрергә мөмкин. Ул кешенең нинди халәттә торуына бәйле түгел. Остеохондроз вакытында исә авырту бер урында гына борчып тора. Кеше билгеле бер халәттә, яки ниндидер хәрәкәт ясаганда, мисал өчен, иелгәндә авырту көчәюне сизә. Андый чакта, гадәттә, умырткалык буыннары авырта.

– Шикәр җыерчыкларны арттыра, диюләре дөресме?

– Әйе, баллы яратучыларның йөзе, гадәттә, вакытыннан алдан җыерчыклана. Биттә тимгелләр дә пәйда була ала. Шикәрне эшкәртү өчен организм бик зур күләмдә кальций, В витамины, фосфор сарыф итә. Ул аларның барысын да сөяк һәм мускуллардан ала. Шул рәвешле кешенең сөякләре зәгыйфьләнә, иммунитеты какшый, остеопороз пәйда булырга мөмкин.

– Даими рәвештә баш авыртудан интеккән кешенең хәтере начарлана, диләр. Бу сүзләр дөреслеккә туры киләме?

– Кан басымы уйнаган кешеләр баш авыртудан аеруча еш интегә. Андый чакта кан тамырлары киеренке хәлдә эшләргә мәҗбүр. Кан басымы бер төшү, бер менү аркасында баш миендә хәтергә тискәре йогынты ясаучы урыннар пәйда була. Холестерин арту сәбәпле, кан әйләнеше бозылган кешеләрнең дә хәтере начарлана. Шуңа күрә вакытында табибка күренеп торырга кирәк.

– Бил авыртканда җылыта торган мазьлар сөртергә ярамый, ул яман шеш китереп чыгарырга мөмкин, диләр. Бу сүзләр дөреслеккә туры киләме?

– Бил авыртканда аны, дөрестән дә, җылытырга ярамый. Ник дигәндә, җылылык тәэсирендә нерв җепселләре тагын да катырак ялкынсыначак. Бу исә бил авырту да көчәячәк дигән сүз. Сызлаган урынны җылыткач, бил авырту яман шешкә әверелә дигән сүзләр дөреслеккә туры килми. Һәрхәлдә, бу уңайдан бернинди фәнни аңлатма да юк. Ә менә бил авырту үзе яман шеш билгесе була ала.

Диләрә Шаһиевадан баш авыртуны кисәтү буенча киңәшләр

– Иң беренче чиратта, вакытында йокларга ятып, вакытында торырга кирәк.

– Шоколад, каһвә, чикләвек, кызыл шәраб кебек продуктлардан баш тарту хәерле.

– Көн дәвамында утырып эшләүчеләргә дөрес итеп утырырга кирәк. Арка – туры, компьютер мониторы күз биеклегендә булырга тиеш. Аяклар 90 градуска бөгелгән, куллар өстәлдә булса, яхшы.

– Баш авыртмасын, дисәң, аякны аяк өстенә куеп утырырга да киңәш ителми. Бер сәгать утыргач, гәүдәне яздырып, йөреп килергә дә онытмагыз.

– Бүлмәне даими рәвештә җилләтеп торуның да файдасы зур.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү