#КаzanForum: Татарстанга Мөхәммәд  пәйгамбәр һәм аның сәхабәләренең ядкәрләре кайтарылды

Бүген  «KazanForum-2023» халыкара икътисадый форум кысасында республикада тарихи вакыйга булды. Дагыстаннан Татарстанга беренче тапкыр Мөхәммәд  пәйгамбәр һәм аның сәхабәләренең ядкәрләре кайтарылды.

Мәртәбәле кунакларны Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр эшчәнлеге буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров каршы алды.

– Бу – безнең өчен бик зур вакыйга. Кулыма шушы ядкарьне тапшырып: «Бу –пәйгамбәрнең кылычы», – дигәч, үземне кая куярга белмәдем. Сүзем дә югалды, күзләр дә яшьләнде. Бу әйберләр безне рәсүлебез чорына кайтара. Әгәр дә бер кешене яратсак, якын күрсәк, аңа бәйле булган әйберләрне саклыйбыз, үз итәбез. Пәйгамбәребезнең гаиләсе, сәхабәләренә бәйле булган әйберләр дә безнең өчен бик кадерле, – дип уртаклашты ул хис-кичерешләре белән.

Кыйммәтле хәзинәне Татарстанга алып килгән Дагыстан мөфтиенең урынбасары Мөхәммәдрәсүл Саадуев сүзләренә караганда, ядкәрләрне кояш нурлары үтеп керми, махсус температура саклана торган сейфларда кайтарганнар. «Бу ядкарьләргә шундый зур игътибар бирүегез өчен зур рәхмәт. Алар безне ислам тарихына алып кайта. Әлеге ядкәрләр мөселманнарның иманын, рухын тагын да ныгытсын», – диде ул.

Ядкәрләрне 21 майда, Изге Болгар җыены ачылышы тантанасыннан соң Болгарның Истәлек билгесе бинасында карап булачак. Экспозициядә пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең, аның гаилә әгъзалары һәм сәхабәләренең шәхси әйберләре урын алачак.

Алар арасында Мөхәммәд пәйгамбәрнең май касәсе һәм кылычы, пәйгамбәрнең хатыны Гайшә белән кызы Фатыйманың чүлмәкләре, сәхабәләрнең сәфәрләрдә йөртә торган фляжкасы һәм көбәсе, пычагы, кул тегермәне дә бар. Әйберләр дөньяның, шул исәптән Согуд Гарәбстаны Корольлеге һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре кебек төрле ислам үзәкләре фондларыннан җыелган.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү