Кызыл галстук, быргы, барабан: Сәпәй авылында өлкәннәр Пионерия көнен бәйрәм иткәннәр

Кызыл галстуклар тагып, быргылар кычкыртып, барабаннар кагып Азнакай районының Сәпәй авылы халкы бүген Пионерия көнен билгеләп үткәргән. Башта Вәрҗәде елгасы буенда агач утыртсалар, аннан чишмә буена барып чәй эчкәннәр, рапорт тапшырганнар. Элеккеге пионерлар рәхәтләнеп яшь чакларын искә төшергән.

Сәпәй авылында бүген 328 хуҗалык исәпләнә. Шәһәргә 6-7 чакрым гына ул. Балалар туып тора икән. 2012-2013 елларда күп балалы гаиләләргә 83 җир кишәрлеге бирелгән. Бу урында хәзер яңа йортлар төзелеп килә. Сәпәйлеләр, авыл яши, үсә, дип сөенә. Ябылган мәктәпнең ишеге ачылуга да өмет бар, димәк.

Барысы да узган ел пионериянең 100 еллыгын билгеләп үтүдән башланган. Былтыр Зариф чишмәсе янында агачлар утыртып, шунда бәйрәм иткәннәр икән. Быел исә Вәрҗәде елгасы аша үтүче күпер тирәсен яшелләндергәннәр.

– Бәйрәмгә алдан әзерләндек. Кемдә кызыл тукыма бар, шуны җыеп, галстуклар тектек. Барабан, быргылар бар иде. Мәктәп ябылгач, андагы әйберләрне клубтагы музейда тупладык. Булган әйберләрне яшьләргә дә күрсәтик дип, урамга алып чыктык. Бик күңелле килеп чыкты. Кемгәдер күрсәтү өчен махсус оештырмадык. Өлкәннәр дә кузгатмасак, бездән соң балалар күрми кала бит. Пионерлар дип аңлатабыз. Әле бик аңлап җиткермиләр. Ни өчен дигәндә, хәзерге үсмерләр генә түгел, 25-30 яшьлеге дә ул заманны белми бит. Галстук бәйләгәч, юк, миңа бәйләмәгез, диюче булмады. Байракны түргә куйдык. Өлкәннәрне сафка тезеп, “Без һәрвакыт әзер!” дип әйттек, – ди Сәпәй авыл җирлеге башлыгы Фәния Галиева.

Агач утырткан арада самавыр да кайнап чыккан. Берәү дә күчтәнәчсез килмәгән. Пионер заманын искә төшереп, бергәләшеп күңел ачканнар.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү