«Милли тормыш һәм дин» Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында имамнар нәрсә хакында сөйләште?

Йолдыз авылы татарларның берләшү символы булырмы? Дини хезмәтләрне нинди телдә язарга? Ислам дине явызлык белән көрәштә нинди роль уйный? Рәис кемгә рәхмәтле? Бер меңнән артык имам һәм шәрәфле кунаклар бу һәм башкалар хакында «Милли тормыш һәм дин» Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышында сөйләште.

 Берләшү һәм ярдәмләшү кадере

Коръән белән башланып киткән җыенда бик күп тапкыр Курган өлкәсендәге Йолдыз авылын телгә алдылар. Исегездә булса, әлеге татар авылында коточкыч янгын чыгып, салага зур зыян китергән иде. Хәзер аны торгызу мөһим. Форумда катнашучылар Йолдызны яшәтү татарларның бердәмлеген һәм берләшүен дәлилләгән символ итеп күрергә тели.

Халкыбызны бәйрәм көннәре, Сабантуйлар гына берләштерми. Аллаһы Тәгалә тарафыннан сынау итеп җибәрелгән афәтләр, кайгылар да бердәмлегебезне ныгыта, болар ярдәмләшү, бер-беребезгә терәк булу хисләребезне арттыра, – диде бу җәһәттән пленар утырышны алып барган Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев. – Йолдыз авылында ике йөздән артык йорт янды, җиде кеше һәлак булды. Янгын хәбәре турында белүгә, Бөтендөнья татар конрессы, мөфтиятләр гуманитар ярдәм акциясен игълан итте. Ике көн эчендә генз ңә 2 млн сумнан артык акча җыйдык, 20 тонна гуманитар йөк җибәрдек. Мин 24 майда Курган өлкәсенә барып, очрашу уздырачакмын. Нәрсә-ни кирәк, беләчәкбез.

ФОТО: dumrt.ru

Васил Шәйхразыев сүзләренчә, әлеге татар авылын торгызуда бөтен кешеләр, татар эшмәкәрләре катнаша. Әйтик, «Татнефть» компаниясе тиз сафка баса торган йортлар салу эшен башларга кирәклеген һәм моңа ярдәм күрсәтәчәген белдергән. «Шул рәвешле Йолдыз авылы татар халкының бердәмлеге символына әверелергә мөмкин», — диде Милли Шура рәисе.

Йолдыз әле дә ярдәм өмет итә. Бу хакта пленар утырышта чыгыш ясаган каза күргән авылның имамы Әхмәдулла хәзрәт Хәбибуллин дә әйтте.

— Авылыбызда яшәүчеләрнең әманәтен сезгә җиткерәм. Бу сынауны узарбыз. Халык та шулай ди. Әмма ярдәмсез безгә бик авыр булыр, — диде хәзрәт. — Дөрестән дә, хөкүмәт ярдәмен ала алмаган кешеләр категориясе дә бар. Алар да ярдәмгә мохтаҗ. Гуманитар ярдәм килеп тора. Хәзер инде өйләрне торгызырга кирәк. Вакыт та чикле, аңлыйсыз.

Мәрхәмәтле булыйк!

Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, Россия мөселманнарының Диния Нәзарәте рәисе, мөфти-шәех Равил хәзрәт Гайнетдин дә Кургандагы татар авылына булышуны бердәмлек үрнәге дип  атады.

— Афәт килгәч, татарлар берләште. Изгелек кылуда тукталмаска, ярдәм күрсәтергә, шәфкатьле, мәрхәмәтле булырга өндим, — диде дин әһеле. — Үз-үзенең кадерен белмәгән, хөрмәт итмәгәнне башкалар хөрмәт итми, дигәнне онытмыйча, үз аң-фикеребез, милләтебез һәм даныбыз белән горурланып, булганыбызны да барларга онытмыйк.

ФОТО: Рустем Кадыров (rais.tatarstan.ru)

Моннан тыш Равил хәзрәт Татарстанның Россия күләмендә мөһим миссия башкаруын әйтте. Бигрәк тә бу эшнең республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов җилкәсенә төшүенә басым ясады. Җаваплы,  әмма татарларга хас эш ул.

—  Татарстанга илебез җитәкчелеге тарафыннан Россия белән ислам дөньясы арасында күпер булдыру бурычы йөкләнде. Бу гасырлар дәвамында татарга хас булган миссия! Татарга тылмач кирәкми дигәннәре моны раслый инде, —  диде Равил хәзрәт Гайнетдин.

Татарча языгыз!

Алга таба форум кысасында «авырткан» урыннарга тукталдылар.

Әйтик, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җыелып сөйләшү өчен күркәм дә, күңелсез дә вакыйгаларның күп булуын искәртте.

— 2022 ел вакыйгаларга бай булды. Сизгәнсездер, Россия өммәте өчен күбрәк уңай үзгәрешләр сизелде. Әйтик, Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын билгеләп үтү, ислам финансларын кертеп җибәрүне сына, тукталып торганнан соң хаҗ кылырга мөмкинлек ачылу, Мәскәүдә мәчет салу өчен урын бүлеп бирелү, Казанда, Уфада һәм Мәскәүдә иң зур мөселман уку йортлары өчен яңа корпуслар төзелү… Күңелсез хәбәрләр дә булды.

ФОТО: dumrt.ru

Мисал итеп ул Кургандагы янып беткән Йолдыз авылын китерде, шулай ук «Сахих әл Бохари»ның бер тәрҗемәсе тыелуны атады. Соңгысы уңай хәл ителсә дә, мөфти шуңа охшаш хәлгә янәдән төшмәс өчен, уяу булырга кирәклеген искәртте. Мондый вазгыять тагын тумас, дип беркем ышандыра алмый бит.

– Бу вакыйгадан Россия мөселманнарына үзләре өчен дөрес нәтиҗәләр чыгарырга кирәк, ул, һичшиксез, безгә сабак булырга тиеш. Ни өчен дигәндә, чөнки проблеманың төбендә судларның гаделсез карарлары түгел. Проблеманың асылы – мөселман китапларына дини-фәнни анализ урынына психологик-лингвистик анализ ясалу. Китапларның текстларын экстремистик дип шуның нигезендә таныйлар. Ягъни Россиядә дини әдәбиятка экспертизаны тиешле әзерлеге булмаган белгечләр ясый. Югыйсә, басылып чыкканчыга кадәр, китап мөселман-дини экспертиза аша үтсә, күп сораулар үзеннән үзе хәл ителер иде, – дип аңлатты республика мөфтие.

Камил хәзрәт Сәмигуллиның әлеге мәсьәләгә карата тәкъдимнәре дә бар булып чыкты.  Беренчесе  –татар дин әһелләренә дини хезмәтләрне татар телендә язу һәм бастыру.

– Татарча язылган дини əдəбиятның тыелганы юк әле. Шул ук вакытта татар дини-илаһияткə, татарча китаплар базары үсеше өчен дə саллы өлеш кертелер иде, – диде дин әһеле.

Киләсе тәкъдим мондыйрак:

– Һичшиксез, бүген безгə дини əдəбиятны тикшерү өчен Россиякүлəм дини экспертлар оешмасы кирəк. Ул мөселман басмаларының язмышын судка кадəр дə, суд эше барган вакытта да хəл итəргə ярдəм итə алыр иде. Экспертлар шурасы шул ук вакытта көн кадагындагы мəсьəлəлəрне берəм-берəм түгел, ə җыелып, уртак көч белəн чишə алыр иде. Алар күп: мəктəп һəм бакчаларда хəлəл туклану, мəчет-мəдрəсəлəрнең җитмəве, хиҗабны тыю һ.б. Хəзер менə дини əдəбиятны судларда тыю проблемасы килеп басты, – диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Милли һәм динле

Милләт һәм милли үзенчәлегебез өчен борчылып чыгыш ясаучылар да булды.

– Ислам һәм гореф-гадәтләребез безне ярдәмгә мохтаҗ кешегә булышырга кирәк дип өйрәтә. Иманым камил: күпләрегез Курган өлкәсендәге 18 татар авылының берсе булган Йолдыз авылындагы фаҗига турында ишетеп беләсез. Йолдыз авылы гасырлар буе гореф-гадәтләрне саклап килгән, Курган өлкәсенең иң бай авылы иде. Аллаһы Тәгаләнең кодрәте белән, андагы Җәмигъ мәчете сакланып калган. Хәзерге вакытта кешеләргә ярдәм кирәк. Чувашия мөселманнары, акчалата ярдәм оештырып, зыян күргән укытучылар гаиләләре өчен йорт төзергә хәл итте. Дүшәмбе безнең имамнар Курган өлкәсенә барып, җирле җитәкчелек белән әлеге фикерне тормышка ашыру мәсьәләсен хәл итте. Илебезнең башка мөфтиләре дә әлеге мисалны үрнәк итеп алып, шушы юнәлештә эшли алырлар иде, – диде Россия мөселманнары Дини Мәҗлесе рәисе, Мәскәү шәһәре, Үзәк төбәк һәм Чувашия Республикасы мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов.

ФОТО: Рустем Кадыров (rais.tatarstan.ru)

Актуаль булган мәсьәләләрнең икенчесе – дини һәм милли үзенчәлегебез, Аллаһ йортларына имамнар җитмәү турында иде.

– Шөкер, дини уку йортларының күбесе Татарстанда урнашкан. Ләкин, кызганыч, дини югары уку йортларын тәмамлаган яшь татар белгечләребез Россиянең ерак төбәкләренә китәргә теләми. Бик күп мәчетләрдә имамнар җитми. Яшь дин әһелләрен тәэмин итү мәсьәләсе бик күптәннән хәл ителми тора. Шул ук вакытта, Урта Азия һәм Кавказ якларында тәрбияләнеп белем алган яшь белгечләр, безнең якташларыбыздан аермалы буларак, социаль пакетсыз да эшләргә әзер. Безгә бергәләшеп әлеге мәсьәләне хәл итү юллары турында уйларга кирәк, – диде Әлбир Крганов.

Башкаланың Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин «Татар мәдрәсәләре – татарлык терәге» темасын яктыртып чыгыш ясады. Чыгышы азагында сөйләгәннәрен исбатлап, шәкертләре дә сәхнәгә чыкты.

– Безнең мәхәлләләрдә, мәчетләрдә, мәдрәсәләрдә милли рух – татар рухы булырга тиеш. Милләт белән дин бергә булганда гына безнең киләчәгебез булыр, –  диде Ильяс хәзрәт. –  Хәзер татарга кирәкле милли мәгълүматны тулысынча җиткерә алучылар, безнең халыкның милли һәм дини йөзен билгели һәм саклый торган затлар – имамнар. Безнең татар мәхәлләләре милләтебезнең яшәү рәвешен, төбәк тарихын, гореф-гадәтләре, туган телне, мәдәнияте, әдәбияты, халкыбызның сәнгатен өйрәнү, буыннан-буынга тапшырыла торган традицияләргә сакчыл карашны тәрбияләү үзәгенә әйләнергә тиеш. Имам, авыл җирендә яки шәһәрдә нинди дә булса тарихи мәчеттә эшли икән, аңа мәчет һәм авыл тарихын ныклап өйрәнергә тиеш.

Бездән сезгә ни калыр?

Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Нәфигулла хәзрәт Аширов киләчәк турында уйланырга чакырды. Ягъни, дини мирас киләчәккә барып җитәрме? Кем кулына тапшырасы? Бездән нәрсә калыр?

– Бүген Коръәннең Казан басмасын чыгаруга багышланган истәлек тактасын ачтык. Анда тарихыбыз, зур мирас булып калган Коръәннең Казан басмасы турында матур сүзләр бар. Бу мирасны калдырган кешеләр Аллаһы Тәгалә каршында әҗер савапларын алалар. Ләкин бүген шул мирастан татар халкы ничек файдалана? Ул мирас ничек хезмәт итә? Ул мирас көндәлек тормышыбызда, балалар тәрбияләүдә, бер-беребез белән элемтәдә тәэсир итәме? Шуны уйлыйк,  – диде аксакал.

– Ата-бабаларыбыз безнең алга Казан басмасын куйган кебек, без балаларыбызга нәрсә калдырабыз? Өстебездәге чапан-чалмаларны калдырабызмы? Яки шул Коръәннең мәгънәсен күңелләренә сеңдереп, калеб-йөрәкләренә кертеп, аларны да балаларын шул юлда тәрбияләргә өйрәтәбезме?  – дип сораулар яңгыратты дин әһеле мөнбәрдән. Уйланырга җирлек һәркемгә дә булды, кыскасы.

Рәхмәтле чыгыш

Таянычыбыз – имамнар. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов форумга җыелган дин әһелләрен сәламләп, аларга рәхмәтен җиткерде.

– Киләчәгебезне тәрбияләүдә, гореф-гадәтләрне сеңдерүдә татар дин әһелләренә зур ышаныч баглыйбыз. Әлбәттә, без сезгә таянабыз. Сез — ышанычыбыз. Әгәр сезнең белән тыгыз элемтәдә бу эшне алып бармыйбыз икән, бу башка бер кешегә дә кирәк түгел. Әгәр татарның киләчәге булсын дип теләсәк, җыелырга, киңәшергә кирәк. Моңа исә иганәчеләрне җәлеп итәргә. Хөкүмәт кенә бу эшне башкарып чыга алмый, – диде Рәис. – Рәхмәтне сез безгә түгел, без сезгә әйтергә тиеш. Һәммәгезнең үз эше бар, ә дин юлын үзегезгә өстәмә хезмәт итеп аласыз. Без моны бәялибез. Киләчәктә дә шушы эшләрне матур итеп алып барырбыз дип ышанам. Бу эшләрне Россия Президенты да күрә. Күрәсез, дөнья үзгәрде, Россиядән читләштеләр. Ә менә ислам илләре безнең белән калды.

ФОТО: dumrt.ru

Рәхмәтләргә бай чыгышында, республика җитәкчесе Россия вице-премьеры Марат Хөснуллинны аерым телгә алды. Милләттәшебез, Мәскәүгә безнең тавышны ишеттерүче дә ул бит.

– Ике көн дәвамында Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин безнең белән бергә. Ул барлык мәсьәләләрдә булышырга тырыша. Марат Шакирҗан улына бу эшне Президентыбыз, Премьер-министр йөкләде. Шундый милләттәш егетләребез булганда, без күп эшләр башкара алабыз! – диде Рөстәм Миңнеханов.

 

Татарстан Рәисе дин әһелләренә бүләкләр тапшырды, иртәгә Болгарда буласы зур бәйрәмгә чакырды. Дин әһелләре әле шунда очрашачаклар.

ДЕЛЕГАТЛАР КӘЕФЕ

Дамир Йосыпов, Россия Герое, очучы:

Форум – очрашу, танышу, сөйләшү урыны. Чөнки ислам ул мөселманнарны гына түгел, дөньядагы бик күп кешеләрне берләштерә торган көч. Ислам динендә булу – ул әле намаз уку, дога кылу, ураза тоту гына түгел. Ул – яшәү рәвеше, тормыш мәгънәсе. Ислам тормышның һәр тармагына үтеп керә. Шуңа да күрешергә, кайбер нәрсәләрне уртага салып сөйләшергә, шул рәвешле киләчәккә планнар корырга кирәк. Бу мәйданчык та шундый урын. Бирегә килгән кешеләр бары уңай эмоцияләр генә алып китәдер.

 

Рушан хәзрәт Аббасов, Россия Мөфтиләр шурасы һәм Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең  урынбасары, Мәскәү:

Татар яшьләренә, дини белем алырга теләсә, бөтен инфраструктура бар. Мәдрәсә, мәктәп, институт, дисеңме. Хөкүмәт бу ягын кайгырта. Әмма яшь имамның тормышы, көнкүрешен дә кайгыртырга кирәк. Кайда яшәр? Перспективасы бармы? Хезмәт хакы? Аларга шундый мөмкинлекләр дә тудырырга кирәк. Шушы мәсьәләне хәл итсәк, яшь имамнар килер иде.  Бу форумда да бу хакта сөйләшергә кирәк. Яшь имамнарга белем бирү генә түгел, матди яктан да ярдәм итү, грантлар бирү мөһим. Төрле төбәкләргә йөрсен алар, ислам диненә хезмәт итсен. Бирегә җыелган имамнарның да күбесе – аксакаллар, өлкән яшьтәге дин әһелләре. Сүз дә юк, алар башкарган эш бик зур. Әмма киләчәктә динебезне, мәчетләребезне кемгә калдырырбыз – шуны да уйлар вакыт җитте.

 

Әмир хәзрәт Хәйруллин, Калининград өлкәсе:

– Бу форумда беренче генә катнашуым түгел. Безне дә өмет йөртә. Калининградта татар-башкорт оешмасы рәисе булып торам, параллель рәвештә мәдрәсәдә дә укыйм. Без биредә очрашабыз, проблемаларыбыз белән уртаклашабыз. Кеше үз мәшәкате белән килә инде. Проблема бердер инде: мөселманнарны берләштерү, җыю. Күп булырга, бердәм булырга кирәк. Акчада гына түгел эш. Игътибар да кирәк. Мондый мәйданчыкларда үзебезнең үсешне күрсәтергә була. Без үз фикеребезне әйтәбез, башкалар – үзенекен. Шулай фикер алышу башлана. Мәчетләргә кеше йөри. Әйтик, безнең Зур Исаково бистәсендәге хәзрәтебезнең җомга вәгазьләренә мәчет тулы кеше килә. Урамга да, мәчет ишегалдына да чыгып басабыз хәтта. Мәчетләр җитми инде, сүз дә юк. Әмма бу дингә тартылучыларның күплеген күрсәтә. Кеше кибеткә түгел, мәчеткә килә икән бит. Кемгә нәрсә җитмәгәне шуннан күренә.

 

Наил хәзрәт Марятов, Омск өлкәсе:

– Себердә булсак та, татарлар дип горурланып яшибез. Мәчеткә халык йөри, шөкер! Узган ел бер авылда борынгы мәчетне торгыздык. Шулай яшәп торабыз. Рәиф хәзрәт Янбаев дигән кешебез бар. Үрнәк! Ул балалар йортыннан 6 бала алып, аларны тәрбия кылды, үзләренеке кебек күреп үстерде. Алты баласы да намаз укый, кайсылары урыс булса да, иманлы, динле. Кайсыларын башка чыгарып, никах укытты.

 

Ренат хәзрәт Кузяшов, Луганск өлкәсенең Красный Луч шәһәре:

– Аллаһка шөкер, бездә 9 мәчет бар. Луганск өлкәсендә зур Җәмигъ мәчете эшли. Татарлар да бар. Мәчеткә йөрүчеләр бар, шөкер. Халык Аллаһы Тәгаләне сагына. Яшьләр дә тартыла. Безнең шәһәрдә тыныч, шөкер. Башка шәһәрләрдә тынычсызрак инде. Без дөньясына тынычлык телибез.

 

ФОРУМ ТУРЫНДА ФАКТЛАР

  • Форумның географиясе киң – Калининградтан Сахалинга кадәр.
  • Иң зур делегация Башкортстаннан килгән.
  • Иң өлкән делегат — 88 яшьлек Сәехзадә хәзрәт Гыймаев. Ә иң яшь дин әһеленә – 17 яшь. Ягъфәр хәзрәт Борһанов Рязань өлкәсеннән килгән.

    Чулпан Гарифуллина

 


Фикер өстәү