Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в) һәм аның сәхабәләренең шәхси әйберләреннән ясалган махсус экспозицияне Казанга алып киләчәкләр. Искәртеп үтик: тарихи ядкарьләрне «Изге Болгар җыены»на махсуа алып килгәннәр иде. Күргәзмәне ике көнгә озайту карарына килгәннәр.
Күргәзмә «Кол Шәриф» мәчетенең фойесында урнаштырылачак. Дини ядкарьләрне 22 һәм 23 майда 10.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр карарга мөмкин булачак.
Экспонатлар арасында: Пәйгамбәр (с.г.в) май касәсе һәм кылычы, сәхабә чүлмәкләре һ.б.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat