Коръән яндыруда шикләнелүче Украина заказын үтәвен белдергән

Россия Тикшерү комитеты 20 майда Никита Журавельдән сорау алу кадрларын күрсәтте, ул элегрәк Волгоградта Коръән яндыруда шикләнеп кулга алынган иде. Ул Украинаның куркынычсызлык хезмәте заказын үтәвен таныды.

«Мин СБУ заказы буенча Коръән сатып алдым һәм аны 2023 елның 4 маенда мәчет янында яндырдым һәм моны үз телефоныма төшердем. Видеоматериаллар СБУ хезмәткәрләренә җибәрелде «, — дигән сорау алуда шикләнелүче.

Тикшерү мәгълүматлары буенча, Журавель Коръәнне Җәмигъ мәчете янында яндырган, үзенең гамәлләрен ул соңыннан Украина Кораллы көчләре ЦИПсО контроле астындагы интернет-порталда бастырган видеога төшергән.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү