Тот шешәңне!

Чүптән – акча! Соңгы арада пыяла банка һәм шешә тапшыручылар саны арткан. Икенчел чимал кабул итүчеләр шулай ди. Совет чорындагы кебек, шешәне кибетләргә мәҗбүри тапшыруны кире кайтарырга тәкъдим итүчеләр дә бар хәтта. Пыяла шешә тапшырып, акча эшләп буламы? Бу эш белән кемнәр шөгыльләнә? «ВТ» хәбәрчесе әнә шул сорауларга җавап эзләде.

Яшелнең кадерсез чагы

Рәсми саннарга караганда, пыяла шешәгә чүплектә таркалырга бер миллион (!) елга кадәр вакыт кирәк. Аяк асты ватык пыялага әйләнмәсен өчен нишләргә соң? Иң беренче уйга килгәне – аны яңадан эшкәртүгә тапшырырга, әлбәттә. Интернеттагы игъланнар сайтында пыяла савыт җыю турындагылары әллә ни күп түгел.

– Бу эш белән өч елга якын шөгыльләнәбез, – ди Биектауда урнашкан икенчел чимал кабул итү пункты хезмәткәре Артур. – Түләүле нигездә үтә күренмәле һәм коңгырт төстәге пыяла шешәләр җыябыз. Яртлы литрлы бер шешә бәясе уртача 60 тиен тора. Яшел төстәгесен дә алып килергә мөмкин. Әмма бушлай. Шешәне төсенә карап аеру чималны яңадан эшкәртү белән шөгыльләнүче заводларның лабораторияләре эшенә бәйле. Яшел, зәңгәрсу, шәмәхә төстәге шешәләрне үзебездә туплап барабыз да, заводлар кабул итә башлагач, шунда озатабыз. Татарстанда мондый сәнәгать юк. Чималны күрше-тирә төбәкләргә җибәрәбез. Юл хакы шешә җыю бәясенә дә тәэсир итә.

Интернет мәгълүматларына ышансаң, Татарстанда буш пыяла шешә өчен иң кыйммәт бәяне «Экосбор+» оешмасы тәкъдим итә. Мәсәлән, биредә үтә күренмәле пыяланың бер тоннасы 2400 сум тора.

– Пыяланың теләсә нинди төрен: буш шешәләр дә, тәрәзә пыялалары да җыябыз. Иң мөһиме – алар чиста, юылган булырга тиеш. Капкачлы һәм башында боҗрасы булган шешәләр кабул ителми. Җыелган чималны ил күләмендә пыяланы яңадан эшкәртү белән шөгыльләнүче заводларга озатабыз. Мәсәлән, Воронеж белән хезмәттәшлек итәбез. Удмуртиянең Можга шәһәрендә пыяланы яңадан эшкәртәләр. Үтә күренмәле һәм коңгырт төстәге шешәләргә ихтыяҗ зуррак, – ди оешма хезмәткәре. – Данәләп шешә тапшырып кына әллә ни баеп булмый, әлбәттә. Әлеге мәсьәлә иң беренче чиратта табигать турында кайгыртучыларны борчый. Икенчел чималны тапшыру пунктларына кадәр барып йөрергә теләмәүчеләр өчен, Казаның төрле урыннарында махсус контейнерлар да урнаштырдык. Биредә пыяла шешәләрне бушлай калдырып китәргә мөмкин. Махсус хәрби операция башланганчы, аена 150 тоннага кадәр пыяла тапшыра идек. Былтыр тармак тынып калды. Хәзер кабат пыяла тапшыра башладылар. Дөрес, әлегә күрсәткечләр ике тапкыр кимрәк. Алга таба бар да элеккеге хәленә кайтыр, дип өметләнәбез. Кафе-рестораннардан да күпләп буш шешә китерә башладылар.

Бу эш республиканың кайбер районнарында да алып барыла.

– Пыяла шешәләрне халыктан да, оешмалардан да кабул итәбез, – ди Әгерҗе кулланучылар оешмасы рәисе Рөстәм Ваһапов. – Әзер чималны күрше Удмуртиягә төяп китәләр. Ярты литрлы бер шешә бәясе якынча 50 тиен тора. Узган айда районда 2,5 тонна пыяла җыелган.

Тәмне дә саклый, җылыны да

Татарстанда пыяла савыт җыю һәм яңадан эшкәртү эше җайга салынганмы? Бу сорау белән республикадагы берничә министрлыкка мөрәҗәгать иттек. Тик төгәл җавап бирүче булмады. Икътисад белгече Илдус Сафиуллин әйтүенчә, базарда пыяланы пластмасса шешә кысрыклап чыгарды. Шуңа күрә аны яңадан эшкәртү дә онытылды.

– Кирәкле чимал илгә читтән кайтарыла. Моңа бәйле кыенлык юк. Тик мәсьәләнең икенче ягы бар: 2030 елга кадәр ил күләмендә полигоннарга чыгарылган чүпне икеләтә киметү бурычы тора. Шуңа күрә иртәме-соңгы пыяланы да яңадан эшкәртә башларга туры киләчәк. Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, Россиядә елына 5 миллион тонна пыяла җитештерелә, яңадан эшкәртелгәне исә 1 миллион тоннага да тулмый. Хәтерләсәгез, күптән түгел ил Хөкүмәтендә кибетләргә шешәне совет чорындагы кебек мәҗбүри тапшыруны кире кайтарырга тәкъдим иттеләр. Бу да шуңа бәйле, минемчә.

Пыяла шешәгә ихтыяҗ бар. Кукмарада җитештерелүче лимонад турында ишетмәгән кешеләр сирәктер.

– Ни өчен нәкъ менә пыяланы сайладыгыз, дип еш сорыйлар. Мондый шешәдә эчемлекнең тәме яхшы саклана,  – ди «Забава» лимонад заводы директоры Ильвир Руфин. – Без лимонад, тархун, мохито, газлы һәм газсыз сулар җитештерәбез. Заводта пластмасса шешә гомумән юк. Пыяла шешәне Ижаудан кайтартабыз. Моңа бәйле бернинди дә кытлык юк. Әзер продукцияне Казан, Лаеш, Чаллы, Кукмарада сатабыз. Ярты литрлы бер шешә лимонад 45 сум тора. Суларны пластмасса шешәдә чыгарып карадык, тәме югала. Үзегез уйлап карагыз: өйдә компотны элек-электән өч литрлы банкаларда ясыйлар бит. Берәү дә биш литрлы пластмасса су савытына тутырып куймый. Заводта көненә 1,5–2 мең шешә эчемлек җитештерәбез. Бу да чик түгел. Пыяла шешәдәге суларга ихтыяҗ артканнан-арта. Киләчәктә Кукмара лимонадын ил күләмендә сатарга телибез.

Ильвир Руфин сүзләренә караганда, алар үзләре саткан пыяла шешәне кабул итү һәм яңадан эшкәртүне җайга салу мәсьәләсен өйрәнеп караганнар. Тик гамәлдәге кануннар моңа туры килеп бетми, дип аңлатты җитәкче.

Яшел Үзән районының Әйшә авылында яшәүче Азат Гатауллин исә буш пыяла шешәләрне нишләтергә икәнен белә. Дистә елдан артык төзелештә эшләүче егет шул рәвешле мунча идәнен җылыткан.

– Пыяла шешә – бик арзанлы һәм сыйфатлы төзелеш материалы, – ди Азат Гатауллин. – Ул җылылыкны яхшы саклый. Мунчада агач идән астын яңадан пыяладан җәйдем. Моның өчен ябык шешәләр кирәк. Ник дисәң, шешә эчендә һава йөрсә, ул җылыны сакламаячак. Җил уйнап, тавыш кына чыгарып утырачак. Идән җәйгәндә, шешәләрне аска каратып куйсаң, яхшырак. Бер квадрат метр мәйданга якынча 70–80 шешә китте. Аларны никадәр тыгызрак тезсәң, шулкадәр җылырак булачак. Хәзер гараж нигезен эшләү өчен пыяла шешә җыям. Танышларым да бу хакта белә. Кунакка килгәндә бер дә буш килмиләр (көлә). Ныклыгы ягыннан пыяла шешә таштан калышмый. Өстенлекле яклары да шактый: мондый нигез еллар узу белән дә утырмаячак, ул дымга бирешми, череми.

Икмәк өчен

Башкаладагы социалистик көнкүреш музее директоры Рөстәм Вәлиәхмәтов әйтүенчә, совет чорында пыяла шешәнең эченә караганда тышы кыйммәтрәк торган.

– Чимал кытлыгына бәйле рәвештә, элек сөт шешәсен тапшырган акчага – бер кирпеч ак ипи, ә  лимонадтан бушап калган шешә бәясенә бер кирпеч арыш икмәге сатып алырга мөмкин булган. Туңдырма, кинога балаларга билет та шулкадәр үк торган. Ягъни кибеттән товар сатып алганчы ук, аның күпмедер бәясен кире кайтарып булачагын белеп эш иткәннәр. Шуңа күрә олысы да, кечесе дә шешә җыеп тапшырган. Ишегалларында да, паркларда да буш пыяла савытлар аунап ятмаган. Шешәләрне кибетләрдә яки кибет яныдагы махсус пунктларда кабул иткәннәр. Пыяла савытны алып килеп тапшырасың да, шунда ук акчасын аласың. Әлеге күренеш узган гасырның 60–80 нче елларында бик популяр була һәм 90 нчы елларына кадәр дәвам итә. Бүген исә ул чордагы шешәләр музей киштәләрендә саклана. Ул вакытта шешәнең төрләре хәзерге кебек күп булмаган. Музейда сөт, баллы су һәм шәраб шешәләрен күрергә мөмкин. Киштәләрдә шундый егермеләп пыяла савыт бар, – ди җитәкче.

 

Фикер

Гөлфинә Зарипова, эколог:

– Күз алдына китерегез: табигатьтә пыяла шешәдән дә озаграк батарейкалар гына таркала. Шуңа күрә әлеге төр материал әйләнә-тирә мохиткә зыян китерми, дип фикер йөртүчеләр ялгыша. Ватык пыяла кисәкләре кешеләр һәм хайваннар сәламәтлегенә куркыныч тудыра. Моннан тыш, мондый туфракта зарарлы микроорганизмнарга үрчү өчен уңайлы мохит барлыкка килә. Җирнең туклыклылыгы бетә. Шуңа күрә буш шешәләрне чүпкә атканчы, җиде кат уйларга кирәк. Югыйсә сез ташлаган балалар боламыгы банкасы әле сезнең фәләненче буын оныкларыгызга да барып җитәчәк.

 

Казанда пыяла савыт һәм шешә тапшыру күпме тора?

Төре Бәясе (бер данә)
Үтә күренмәле шампан шәрабы шешәсе 2 сум
Караңгы төстәге шампан шәрабы шешәсе 2 сум
Аракы шешәсе 2 сум
Борып яба торган аракы шешәсе 1 сум
Сыра шешәсе 60 тиен
Шәраб шешәсе 1 сум
Коньяк шешәсе 1 сум
3 литрлы банка 10 сум

 

Эльвира Вәлиева

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

 

 


Фикер өстәү