Алан-Бәксәр авылында пионерия көнен уздырганнар

Узган ялларда Биектау районының алан-Бәксәр авылында пионерия көнен билгеләп узганнар. Авыл җирлеге башлыгы Зөһрә Гарифуллина әйтүенчә, бәйрәмгә 100гә якын кеше җыелган.

Без аны беренче тапкыр 2019 елда уздырган идек. 2020 елда коронавирус булу сәбәпле, оештырмадык. Никтер аннан соң да оешып чыга алмадык. Менә быел ниһаять үткәрдек. Бик күңелле булды, – диде Зөһрә Гарифуллина.

Кеше дә күп җыелган. Ә чакыруны алар ватспатагы авыл төркеменә генә урнаштыра. Халык кызыксынып, алдан нәрсә алып киләсен бүлешеп тә куялар. Ике барабан, пионер быргысы, флагы да табыла. Тукыма сатып алып, күп итеп галстуклар теккәннәр, килгән һәр кешегә шуны бәйләгәннәр. Патриотик, пионер чоры җырларын уйнатканнар. Балаларга спорт ярышлары, уеннар да оештырганнар. Бәйрәмне тагын да ямьләп, казанда уха һәм пылау пешергәннәр.

– Алдагы көнне ир-атлар жыелып зур итеп пионер учагы ясап куйганнар иде. Очрашкач, пионер, мәктәп еллары истәлекләре белән бүлештек. Отряд, дружина кем исемнәрен йөрткәннәрен барладык. Гармунга, гитарага жырлар жырладык, биедек. Ахырдан пионер учагын яндырдык. Бик тә нык күңелле булды, икенче елга да жыелышабыз, дип таралыштык, – диде Зөһрә Гарифуллина.

 

Зөһрә Садыйкова

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү