Олы юлның сынавы. Республика мәктәпләренең күбесендә соңгы кыңгырау чыңлый

Бүген республика мәктәпләренең күбесендә соңгы кыңгырау чыңлый. Мәктәп белән саубуллашу гына түгел, олы тормыш башлану билгесе дә бу. Чыгарылыш укучылары тормышка әзерме?

«Карандашым-китабым, узды китте елларым. Дәфтәрем һәм пеналым, сау булыгыз, дусларым». Укучылар үзләре дә, Илсөя Бәдретдинова җырындагыча, мәктәп елларының сизелмичә үтеп киткәнен әйтә. Бер яктан, күңел кыллары өзелергә торса, икенче яктан, алда мөстәкыйль тормыш көтә. Аңа кадәр әле имтиханнар тапшырасылары бар.

Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укучылары ел саен гаҗәпләндерергә ярата. Быел ни эшләргә җыеналар икән?

– Бу юлы тыныч кына үткәрергә булдык. Патриотик рухка өстенлек бирәбез, бердәмлекне күрсәтәчәкбез. Гимннардан башлыйбыз. Гимназиянең үзенеке дә бар, – ди 11 нче сыйныф җитәкчесе, география укытучысы Рөстәм Фәйзуллин. – Сыйныфымда – 16 укучы. Шуларның 14е БДИда информатика сынавын сайлады. Теләкләре – IT белгеч булу.

Гимназия-интернатны 37 егет һәм кыз тәмамлый. Алар Әлмәт, Түбән Кама шәһәрләреннән, Сарман районыннан килеп укый. Күбесе Казан вузларына җыенса, берсе Санкт-Петербургка барырга ниятли икән.

Минзәлә районының Аю мәктәбен ике укучы тәмамлый. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Эльвира Фәррахова әйтүенчә, балалар аз, шуңа күрә әллә ни кызык тамашалар ясап булмый. Аларга ярдәмгә башка сыйныф укучылары килгән. Бергәләп шигырь сөйләп, җырлар җырлаячаклар. Укытучыларга, әти-әниләргә чәчәкләр бүләк итәчәкләр. «Бик моңсу вакыт. Күзләрдән яшьләр килә», – ди директор урынбасары.

Чирмешән районының Кармыш мәктәбен тәмамлаучылар – алтау. Алар вальс әйләнергә өйрәнгән. Сабый чактагы фотоларын куеп, газета чыгарган. Һәрберсенә берәр кош ясап, саубуллашу стенды ясаган. Тантанадан соң теләкләр әйтеп, шарлар очырачаклар.

– Балалар бик актив, тырыш. Укуда да сынатмыйлар. Әти-әниләребез яшь. Алар белән барлык мәсьәләләрне бергәләп хәл итәбез, – ди сыйныф җитәкчесе Гөлия Гатина.

Кайбыч районында 11 нче сыйныфны – 71, 9 сыйныфны 157 укучы тәмамлый. Мәгариф идарәсе башлыгы Илмас Хәмидуллин фикеренчә, укучылар тормышка әзер.

– Заманына карап, балалар үзгәреп бара. Бөтенесе бер төрле була алмый. Кемдер хезмәт сөеп, кемдер иркәләнеп үсә. Кемдер китап укый. Бәлкем, фән өлкәсенә китәрләр. Бөтенесе дә авылга кайта, дип әйтеп булмый. Әти-әнисе эш яратса, бала да шуны күреп үсә. Студентлардан да күзәтергә була моны. Хәзер бит күбесе укый да, эшли дә. Акча табарга тырыша, – ди Илмас Хәмидуллин.

Ә Казан мәктәпләренең берсендәге әти-әниләр комитеты җитәкчесе Лилия Галимова әйтүенчә, балалар тормышка әзер түгел.

– Укучылар белән еш аралашам, фикерләрен сорашам. Укытучылар, БДИ бирә алмыйсыз, дип куркыталар икән. Шуңа күрә күбесе техникумнарга барырга мәҗбүр. Уку авыр, укыйсылары килми. Безнең сыйныфның яртысы мәктәптән китә. Минем кызым – отличник. Ул укуын 10 нчы сыйныфта дәвам иттерәчәк. Укыганда ук эшләүче егет-кызлар бар. Акча эшләү өчен баш кирәкми бит аңа, – ди Лилия Галимова.

Чыгарылыш укучыларында исә бәйрәм шатлыгыннан бигрәк, имтихан кайгысы. «Сынауларны укытучылар, әниләрнең йөзенә кызыллык китермичә, әйбәт кенә тапшырасы иде. Үзебез теләгән уку йортларына кереп, өметләребезне акларга язсын», – ди аларның күбесе.

Сан

Быел Татарстанда 9 нчы сыйныфны 41 меңнән артык, 11 нче сыйныфны 15 меңгә якын укучы тәмамлый.

Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин котлавында болай диелә:

– Хөрмәтле чыгарылыш сыйныф укучылары, кадерле укучылар! Сез тиздән олы тормыш юлына аяк басасыз. Мәктәп еллары артта кала. Бу вакыт хәтерегездә мәңгегә калачак һәм сез беренче дәресләрегезне, беренче чын дусларыгызны, беренче җиңүләрегезне җылы итеп искә алырсыз.

Укытучыларыгызны онытмагыз. Педагог өчен һәр чыгарылыш ул – журналдагы бер юл гына түгел. Ә һәр баланың сәләте ачылсын өчен куелган күпме тырышлык, түземлек, игътибар… Укытучыларыгыз унбер ел буе сезнең өчен укытучы гына түгел, ә чын ярдәмче һәм киңәшче булырга тырышты.

Ышанам, сез үз алдыгызга зур юл һәм олы максатлар билгеләгәнсез. Бу юл гади булмаячак, ләкин ул мавыктыргыч, кызыклы һәм ачышларга бай булачак. Үз урыныгызны эзләгез, иң югары һәм кыю максатларны куярга курыкмагыз!

Сәрия Мифтахова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү