Үз илемдә – үз телем | «Ватаным Татарстан» газетасының махсус проекты

«Ватаным Татарстан» газетасының махсус проекты Татарстанда үз өен тапкан төрле милләтләрнең яшәеше, милли гореф-гадәтләре белән таныштыра, «Бер гаилә мисалында туган телне ничек сакларга?» дигән сорауга җавап эзли.

Мәҗбүриләп, бернигә дә ирешеп булмый. Һәр нәрсә буыннан-буынга тамырлар аша җиткерелә. Кукмара районының Починок-Кучук авылында яшәүче Мозаффаровларның үз асылларын саклап калу өчен алган кыйблалары әнә шундый. Моңа нинди юллар белән ирешмәкче алар? Без шул хакта сөйләштек.

Киләчәктә беләчәк

Починок-Кучук авылында яшәүче халыкның яртысы марилар булса, калганы – татарлар. Гомумән, җирлектә ике милләт халкы үзара дус-тату. 469 мари, 467 татар яши анда.

– Элек монда бары марилар гына яшәгән. 1967 елда күрше Красный Октябрь авылында зур янгын чыгып, йортларның күпчелеге көлгә әйләнгәч, татарлар безнең авылга килеп төпләнде, – дип сөйләде Маргарита Мозаффарова. – Дөрес, аңа кадәр дә без – татарлар белән бер колхозда эшләп, үзара аралашып, кунакларга йөрешеп яшәгән кешеләр. Бу яктан караганда, марилар – үзенчәлекле халык. Без бер генә милләтне дә, телне дә кире какмыйбыз. Кирәк икән – өйрәнәбез. Шул ук вакытта үзебезнең асылыбызны да җуймыйбыз. Безнең борынгы бабаларыбыз бу җиргә нинди йолалар, традицияләр, бәйрәмнәр белән килгән, шуларны булдыра алганча саклап калырга тырышабыз. Моның өчен зур рәхмәт аларга. Әлеге рухи кыйммәтләрне балам, оныгым да саклар, дип ышанам. Чөнки болар – аларның канында.

Авылда төрле милләт вәкилләре яшәгәч, катнаш никахлар – алар өчен гадәти күренеш. Әйтик, Мозаффаровларның кызлары Татьяна да татар егетенә кияүгә чыккан. Дөрес, тормыш иптәшен ул күрше Югары Арбаш авылыннан сайлаган. Шулай да күп вакыты төп йортта – әни-әнисе янында уза. Чөнки бирегә ул көн саен эшкә йөри. Кызы Ясминәне тәрбияләүдә дә әти-әнисе – төп таянычы.

Без килгәндә дә, Татьяна белән Ясминә әти-әнисе янында кунакта иде. Бөтерчек кебек кызчык та сүзгә тапкыр, терекөмеш кебек чая бала булып чыкты. Тик аралашуы гына рус телендә.

– Әлегә оныгыбыз рус телен сайлады, – диде Маргарита Захаровна, безнең сораулы карашыбызга җавап итеп. – Без телләрнең катышуын теләмибез. Балага марича сөйләшергә иртәрәк әле. Бераз вакыт узгач, ул аны үзе өйрәнәчәк. Мари телен дә, татарчасын да. Без моны тел чарлансын өчен эшлибез. Әгәр телләр бутала икән, сүзлек запасы аксый. Ясминә марича белмәс, дип һич кенә дә икеләнмибез. Ул бик тиз өйрәнәчәк.

Маргарита һәм Сергей Мозаффаровлар икесе дә – абруйлы укытучылар. Сергей Николаевичның 50 еллык педагогик стажы бар. Әле дә булса сафта ул. Балаларга физика һәм информатика фәннәреннән белем бирә. Маргарита Захаровна исә гомер буе башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләгән. Шуңа күрә тел өйрәтү мәсьәләсендә алар башкачарак фикердә тора.

– Гаилә әгъзалары бер милләттән булган очракта, телне бишектән өйрәтергә кирәк. Кызым катнаш никахта булганга күрә, оныгыбызга сайлау мөмкинлеге бирдек. Озак еллар укытучы булып эшләгәч, телләрне бутамаска кирәклегенә төшендем. Телләр катнашканда, балалар үз фикерләрен әйтә алмый. Сөйләм матур, камил килеп чыксын өчен, телләрне кушарга ярамый. Бер юнәлеш булганда гына балалар телне тиз отып ала. Ясминә татар теле белән дә кызыксына, мультфильмнар карый. Мари телен исә көн саен бездән ишетеп үсә. Ә русчаны әлегә аралашу теле буларак сайлады. Мари теленә тормыш аны үзе өйрәтәчәк, – ди Маргарита Мозаффарова.

Мозаффаровлар дога көченә дә бик нык ышана. Шуңа күрә аларның бер генә милли бәйрәмнәре дә дога кылмыйча, теләк теләмичә узмый.

– Телгә хөрмәт булсын, дисәк, рухи тәрбияне читкә куярга ярамый, – ди ул. – Миңа калса, һәр гаилә үз туган телендә әйтелгән доганың мәгънәсенә игътибар бирергә тиеш. Дога теле борынгы ул. Ул безнең колаклар өчен генә түгел, беренче чиратта күңел өчен кирәк. Үз туган телеңдә дога кылуның энергетикасы әйтеп бетергесез зур. Аларның эчтәлеге күңелгә сеңә, гаиләдә бала күңеленә тапшырыла икән, тел югалмас.

Әниләр балаларына әкиятләрне туган телләрендә укысыннар, бишек җырларын туган телләрендә җырласыннар иде, дигән теләген дә җиткерде.

– Телгә мәхәббәт бары тик гаиләдә салына. Мәктәптә ул ныгытыла гына. Туган телдә уздырылган чаралар да баланың күңеленә геройлар, җырлар аша сеңеп кала. Шулай да соңгы елларда мәктәптә дә балаларның рус телендә аралашулары проблемага әйләнеп бара, – дип сүзгә кушылды Серей Николаевич. – Телне дәрестә генә укыту җитми. Ул көндәлек тормышта булганда гына сакланып кала ала. Мин физика дәресен укытканда, терминнарның марича аңлатмасына да игътибар бирәм. 1980 нче елларда Кенәбаш авылында балаларга ничек итеп русча өйрәтергә белмәделәр. Татар мәктәбе булса да, дәрестә фәннәрне рус телендә аңлата башладылар. Ә хәзер шул ук мәктәптә башка проблема барлыкка килде. Балалар ана телләрендә аралашмый, русчага күчеп бара. Менә күрәсезме, 20 елдан соң проблема ничек килеп чыкты.

Телне куркытмыйк

Тел бетү мәсьәләсе бөтен милләткә дә хас. Ул кемне генә борчымый икән? Ләкин бу турыда кычкырып йөрүдән мәгънә юк, – дип саный Маргарита Мозаффарова. – «Балалар өйрәнми, тел бетә», – дип сөйләп торып, уңай нәтиҗәгә ирешеп булмаячак. Шул килеш гомер буе кычкырып утырырга була. Ул тел бетмәсен өчен, нәрсә дә булса эшләргә кирәк. Балаларны мәҗбүриләп тә, «менә болай эшләгез», «тегеләй итегез», дип гел әйтеп торып та уңай нәтиҗәгә ирешеп булмый. Бер көндә генә эшләнә торган эшләр түгел болар. Бала күңеленә акрынлап сеңдерергә кирәк.

Маргарита Мозаффарова әйтүенчә, балалар күңеленә орлыкны гореф-гадәтләр, йолалар, бәйрәмнәр аша салырга кирәк.

– Балалар үз милләтенә бәйле гореф-гадәтләрне күрсәтергә кыенсына, – ди ул. – Ләкин кечкенә чакта күңелгә кереп урнашкан орлыклар, балалар үсеп, үз гаиләләре булгач, нәтиҗәсен бирәчәк. Укытучыларга киңәшем бар. «Минем тырышлыклар бушка китте, берни дә өйрәнмәделәр», – дип кәефне төшерергә кирәкми. Аларның бер бөртеге дә исраф булмый. Иң мөһиме: орлыкларның вакытында чәчелүе кирәк, алар барыбер үз шытымнарын бирәчәк. Ә боларның барысы да гаиләдә бирелә. Тел бетмәячәк, аны «бетә» дип куркытмаска гына кирәк. Әйе, оныгыбыз әлегә рус телен сайлады. Ләкин аңа карап, ул туган теленнән ваз кичмәячәк. Без моңа шикләнмибез дә.

Туган теленең киләчәге өчен кызлары Татьянаның да күңеле тыныч.

– Барысы да вак кына ышанулардан башлана. Безгә әти-әни кечкенәдән үк ырымнарны күңелгә сеңдереп үстерде. Йола, бәйрәмнәрне дә күреп, белеп үстек. Хәзер кызым да шулар ярдәмендә тәрбияләнә, – ди ул.

Изге алан

Мозаффаровлар милли бәйрәмнәргә зур игътибар бирә. Дөрес, еллар узу белән, кайберләренең тәртипләре үзгәргән, заманчалашкан, кайберләренең асыллары җуелган. Шулай да авылда ел саен Пасха, Раштуа, Май чабу, Питрау көннәрен билгеләп узалар. Раштуада сакланып калган ырым-шырымнары да бар.

– Элек бу бәйрәм тагын да күңеллерәк уза иде. Әйтик, төрлечә киенеп, авылны урап чыгыш иде. Әгәр сине танымыйлар икән, бөтен начарлык иске елда кала, энергетика алышына дигәнне аңлата иде. Шуңа күрә башкалар танымаслык итеп киенергә тырыштык. Хәзер аның тәртипләре бераз үзгәрде. Бер елны – бер авыл, икенче елда – башка авыл кешеләре йорттан-йортка йөри. Менә инде ничә еллар шулай уздырабыз. Узган ел, мәсәлән, кешеләр безгә керделәр. Без каршы алдык. Бәйрәм, күргәзмә оештырдык, кунакларны мичтә әзерләнгән милли ризыклар белән сыйладык. Төрле боткалар, милли ризыклар, ярма һәм ит бәлешләре пешердек.

Биредә Май чабу бәйрәмендә тау шуу мәҗбүри булса, Пасха таганда атынудан башка узмый икән. Бу вакытта да энергетика яңара, гомер озыная, дип ышана марилар. Ләкин бар бәйрәмнәр арасында иң зуры – 12 июльдә үткәрелә торган Питрау көне – Сурем бәйрәме. Бу көнне изге аланга (кугусу) чыгып, корбан китерү гадәте хәзергә кадәр сакланып калган. Ул көнне бар халык: олысы, кечесе билгеле бер урынга чыгып, дога кыла, теләкләр тели, рәхмәт әйтә һәм корбан чала. Аны исә кемедер авырган, яки якыны армия хезмәтенә киткән кешеләр чала. Терлек шул ук урында эшкәртелә, итеннән аш һәм ботка пешерелә. Бу йоланы башкарасы көн алдыннан мунча керергә, чистарынырга кирәк икән.

– Тәртип буенча, без анда ак киемнән барырга тиешбез. Шуның өчен мин махсус аксыл кием тектем. Олы Кугу Юмога (Бөек Ак Алла) теләкләр теләп, шуңа ялварабыз. Узган елдан башлап әлеге йоланың мәгънәсе тагын да артты. Безнең җирлектән махсус хәрби операциягә уналты егетебез китте. Алар юлга кузгалыр алдыннан, барыбыз да тиз арада җыелып, шушы йоланы башкардык. Шулкадәр күп кеше катнашты анда, хәтта үзем дә көтмәгән идем. Авылдашларыбызның сау-сәламәт әйләнеп кайтуын, дөньяга тынычлык килүен теләдек. Шәмнәр кабыздык, учак яктык. Ипи, тоз, су һәм куас та алдык. Авылдашларыбыз хәрби операциядән ялга кайткач та, шул аланга бардык. Егетләребезне шул догалар бүгенгә кадәр саклап йөртә. Мин бу чараны оештыручы кеше буларак, ир-атларыбыз каршында җаваплылык хисе тоям һәм һәр көн саен алар исәнлегенә дога кылам, – ди Маргарита Мозаффарова.

Ул әлеге йоланы моннан соң да яшьләр башкарачагына чын күңеленнән ышана.

– Мин үзем аны бөртекләп өйрәндем. Дөрес башкармасаң, гөнаһын кая куярсың? Үземә килеп сораган кешеләргә дә тәртипләрен яхшылап аңлатам. Ата-бабалар безгә калдырган икән инде, без дә белгәнебезне яшь буынга чәчми-түкми тапшырырга тиешбез. Шуңа күрә изге аланга яшьләрнең килүе аеруча сөендерә, чөнки ул йолалар барыбер аларның күңеленә сеңеп калачак, – ди ул.

Мәктәп

Починок-Кучук авылындагы урта мәктәптә төрле милләт вәкилләре: татарлар, марилар, руслар, удмуртлар, украиннар белем ала. Тышкы яктан мәктәп зур, иркен булып күренсә дә, бала саны күп түгел. 74 кенә укучы.

Директор урынбасары Алия Сәгъдиева сөйләвенчә, мәктәптә мари теле атнага өч сәгать укытыла. 2021 елда мәктәп, телләрне саклауга юнәлдерелгән проектларны үстерү өчен, 500 мең сум күләмендә грант откан. Ул акчага мари теле дәреслекләре һәм проекторлар сатып алганнар.

– Соңгы елларда балалар мәктәптә үзара рус телендә аралаша башлады. Ләкин без берничә ел балаларның үз туган телләрен популярлаштыру өстендә эшлибез. Шуңа күрә төрле чаралар уздырганда, туган телләрендә сөйләшүләрен сорыйбыз. Алар түгәрәкләргә, ансамбльгә йөри, – диде Алия Сәгъдиева.

Телне өйрәнүдә авырлыклар булмаса да, башка милләтләрдәге кебек, мариларда да дәреслек проблемасы бар.

– Балалар дәрестән соң үзара башлыча русча аралашса да, дәрестә туган телләрен яратып, кызыксынып өйрәнә, – ди мари теле укытучысы Ирина Родыгина. – Тел өйрәнүгә стимуллары бар. Без аларны, никадәрле күбрәк тел белсәгез, шуның кадәрле бай булырсыз, дип тәрбиялибез. Төрле бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар алуга ирешәбез. Быел, мәсәлән, 9 нчы сыйныфта белем алучы укучым туган телләр буенча олимпиадада призер булды. Ә инде үзара русча сөйләшүнең төп сәбәбе интернетта, телефонда дип уйлыйм. Укучылар башта русча фикерли, шуннан соң гына туган телләренә күчә. Барыбер рус теле өскә калкып чыга. Шунысы сөендерә: үз туган телен өйрәтергә теләмәгән ата-аналар юк. Катнаш гаиләләрдә үскән балалар исә гаиләдә кайсы тел аралашу теле булып тора, шуны сайлый.

Башлангыч сыйныф укучылары өчен мари орнаментларын чигәргә өйрәтә торган түгәрәк тә эшләп килә. Без килгәндә дә балалар үзләренең осталыкларын чарлый иде. Укытучылары Валентина Юнысова әйтүенчә, укучылар мари милли бизәкләрен генә чигеп калмый, ә аларның нәрсә аңлатуын да өйрәнеп, белеп үсә. Әйтик, мариларның төп милли бизәге – кояш, имән агачы – табигать сакчысы, күгәрчен – мәхәббәт символы.

Милли ризыклар

Мариларның дини бәйрәмнәрдә һәрвакыт әзерли торган ризыклары команмелна дип атала. Камыры кыстыбыйныкы кебек әзерләнә. Аны майсыз табада кыздырып, төс кертеп алалар, эчлеге йомырка, каймак, тоз, шикәр һәм май салып болгатылган эремчектән була.

– Пасхага кадәр сишәмбе көнне мунча ягып, ярмалар белән пироглар пешерәбез. Кырыйларын үреп чыгабыз. Пәнҗешәмбе көнне исә шәмнәр куеп, мәрхүмнәргә мөрәҗәгать итәбез, тормышыбыз бәрәкәтле булсын өчен, аларны «сыйлыйбыз». Тик без аларга: «Бары тик бәйрәмгә генә килегез, чакырмаган вакытта килеп йөрмәгез, безне борчымагыз», – дип әйтәбез, – ди Татьяна.

 

Зөһрә Садыйкова

 


Фикер өстәү