Гидрометеоүзәк алдагы көннәрдә һава торышының нинди булачагын әйткән.
Татарстан Гидрометеүзәгенең башлангыч мәгълүматларына караганда, ял көннәрендә – 27 һәм 28 майда республика аша атмосфера фронтлары узачак. Шул сәбәпле һава температурасы бераз төшеп, урыны белән яңгырлар явачак.
Моңа кадәр – 23-25 май көннәрендә Татарстанда антициклон хөкем сөрәчәк. Явым-төшем ихтималы бик аз, көннән-көн эссерәк булачак.
Иртәгә – 24 майда көндез һава температурасы +31 градуска кадәр күтәреләчәк. Төнлә +17 градус көтелә. Пәнҗешәмбе – 25 майда көндез инде +32 градус булачак. Төнлә +19. Җомга – 26 майда да шундый ук һава сакланачак.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat