Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр, чиратлашып, туган якларына ике атналык ялга кайта. Саба районының Йосыф Алан авылы егете Инсаф та гаиләсе янына кайтты. Сигез ай буе көткән очрашу иде ул. Хатыны, ике баласы, әти-әнисе, туганнары Инсафны зарыгып көткән.
– Ирем белән өч бала үстерәбез. Инсафым – иң олысы. Мин аны 20 яшемдә таптым. Аннан соң кызым туды, мәктәптә укучы кечкенә улыбыз бар. Инсафыбыз да безнең кебек иртә өйләнде, 19 яшендә гаилә корды. Киленебез – күрше авыл кызы. Бер-берсенең беренче мәхәббәтләре алар. Бик яратышып өйләнештеләр, – дип сөйли Инсафның әнисе Алсу. – Яшь булсалар да, бала хәсрәте дә күтәрделәр. Беренче сабыйлары туып, ике генә көн яшәде дә вафат булды. Бик авыр хәл инде ул. Киленем үз хәлен үзе генә белгәндер. Озак та үтми, икенче бәби көтүләрен белдек. Ул сабый җитлекмичә туды. Аннан соң тагын бер бәби алып кайттылар. Дөресрәге, әтисе «Казан Экспо»га киткәч, туды ул сабый. Улым, ике генә сәгатькә кайтып, баланы каршы алды.
Инсаф элек хәрби хезмәтен Чита шәһәрендә узган була. Әнә шул чакта Ватанга мәхәббәте уяна да инде аның. Чын ир булып кайта ул аннан. Махсус операциягә чакыру килгәч тә, икеләнеп тормый, барам дип әйтә. Авыру баласы, үзе крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе булса да, чакыргач, юлга кузгала. Бармый калу юлларын эзләми. Дөрес, ире киткәч, хатынына ике сабый белән җиңел булмый. Баштарак әнисе белән әбисе ярдәмләшә.
– Илгә килгән кайгы бит. Бер безгә генә килмәде. Шуңа да сабыр итәм. Улым кебек күпме егетләр Ватанын яклый. Әниләре догада, сөйгәннәре теләктә тора. Безгә җибәрелгән бер сынау инде бу. Берни эшләп тә булмый, балаларыбызга шундый чор эләкте. Димәк, язмышларына язылган булган. Солдатларның гаиләләренә дәүләт төрлечә ярдәм итә. Елап утырып, эш чыкмый, нишлисең. Улыма килгән акча – гаиләсенә зур ярдәм, – ди Алсу. – Ирем дә, Инсаф улым да көчле характерлы. Алар бер әйтә дә башка кабатламый. Ярган юлларыннан бара торган кешеләр. Үз сүзләреннән кире кайтарып булмый. Мин моның белән горурланам да. Чүпрәк егет үстермәгәнбез, дим. Безне, илне, гаиләсен кемдер сакларга тиеш бит инде.
Инсафның элемтәгә чыкмаган чаклары да күп икән. Андый вакытта Алсу Коръән укый. Бары тик догалар гына тынычландырып тора икән.
– Диндә булу коткара. Бар әниләргә дә дога укырга киңәш бирер идем мин. Ана догасы бернинди пәрдәләрсез кабул булыр, диләр бит. Шуны онытмыйк. Улым үзе дә мин өйрәткән догалар белән йөри. Без Инсафның исән-имин яныбызга кайтуын теләп торабыз. Әле аның тормышының иң матур чагы. Хатыны белән тигезлектә сабыйларын аякка бастырасы бар, – ди әнисе. – Без тынычта яшәсәк тә, балаларыбыз сугыш эчендә йөри. Толлар да, ятимнәр дә күбәя. Авыр хәсрәт килгәннәргә сабырлык телим. Һәр ананың баласы үз аякларында кайтса иде. Алда сөенеп яшәр көннәр күп булсын!
Гөлгенә ШИҺАПОВА