РКБда үзенчәлекле операция ясаганнар: «28 атналык көмәне булган хатын-кызның гомерен саклап калырга кирәк иде»

Көтеп алган җәйнең бер иртәсе Әлмәттә яшәүче 38 яшьлек йөкле хатынның тормышын ике өлешкә бүлгән дә куйган. Йокыдан торып, аякка басам дигәндә, дөмбердәп, идәнгә килеп төшкән ул. Сабые туар көнне түземсезлек белән көтеп яшәгән яшь гаиләгә кайгы дигәнең нәкъ менә шушы мизгелдә ишек шакый да инде.

Хастаханәдә табиблар аның бот сөяге сынганлыгын ачыклый. Ул гына да түгел, сөякләр метастаз таралу аркасында ныклыгын югалткан булырга тиеш дип фаразлый алар. Булачак әнине санавиация ярдәмендә Республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгенә озаталар. Табиблар аның күкрәгендә дүртенче дәрәҗәдәге яман шеш таба. Сөякләргә, дөрестән дә, метастаз таралырга өлгергән була.

– Йөкле чакта хатын-кызның күкрәгендә яман шеш барлыгын ачыклау бик кыен. Ник дигәндә, күкрәкләр тагын да зурая, тыгызлана һәм анда шешне чамалау мөмкин түгел диярлек. Аннары күкрәк яман шеше мондый яшь кешеләр арасында сирәгрәк тә очрый. Әмма монда яман шеш булу гына түгел, ул инде шактый азарга ук өлгергән. Безнең алга катлаулы бурыч куелды: балага зыян китермичә генә, 28 атналык көмәне булган әни кешенең гомерен саклап калырга кирәк иде, – дип искә ала ул көннәрне Республика клиник онкология хастаханәсенең тән тиресе, йомшак тукыма һәм сөяк яман шеше бүлеге мөдире Илдар Сафин.

Хастаханәнең 1 нче номерлы химия терапиясе бүлегенең табиб-онкологы Гүзәл Мөхәммәтшина сүзләренә караганда, сөякләргә метастаз таралу аркасында булачак әнинең бөерләренә дә зыян килгән.

– Бу очракта безгә гадәти химия терапиясе алымын кулланырга һич кенә дә ярамый иде. Шуңа күрә без әни кешегә сөякләрнең җимерелүен туктата торган препарат кададык. Нәтиҗәдә икенче көнгә инде кандагы кальций күләме сизелерлек кимегән иде. Шул рәвешле бөерләр эшчәнлеген азмы-күпме җайга салдык, – дип сөйләде белгеч журналистлар белән очрашуда.

Әмма карында бала да бар бит әле! Күп тә үтми, табиблар, әнисенең авыруларына бәйле рәвештә, сабыйның баш миенә һава җитмәгәнлеген ачыклый. Шуңа күрә анага кесерев кисеме ярдәмендә тиз арада бала таптырырга туры килә. Шул рәвешле авырлыгы бер килограммга да тулмаган, җитлекмичә туган бала дөньяга аваз сала.

Табиблар исә әни кешенең гомере өчен көрәшне дәвам иткән. Аны Республика клиник хастаханәсеннән онкология диспансерына күчерәләр. Биредә иң элек аның сынган аягына протез куеп, катлаулы операция ясыйлар. Шул рәвешле ул биредә яңадан йөрергә өйрәнә.

– Әмма сөенергә иртәрәк иде. Без бит иң беренче чиратта яман шешкә каршы көрәшәбез. Ә яңа гына операция кичергән кешегә химия терапиясе ясарга ярамый. Безнең пациент исә кыска вакыт эчендә берьюлы ике операция кичерде. Шуңа күрә без заманча таргет терапиясен кулландык. Ул организмга яман шеш күзәнәкләренә үсәргә ирек бирми торган махсус препарат кертүдән гыйбарәт. Шул рәвешле без химия терапиясе кулланмыйча гына ике атна эчендә бик яхшы нәтиҗәләргә ирештек. Күкрәктәге шеш тә шактый кечерәйде, – ди Гүзәл Мөхәммәтшина.

Әмма анага радиологлар ярдәме дә кирәк була. Ник дигәндә, операциядән соң аякка баскач, ул аркасы авыртудан зарлана башлый. Шул рәвешле, табиблар метастазларның умыртка баганасын да зарарлавын ачыклаган.

– Без дәвалаганда, ана виртуаль рәвештә баласы белән дә элемтәдә торды. Табиблар, неонатологлар аңа сабыйның фото-видеоларын җибәреп торды. Шуңа күрә аңа рухи яктан җиңелрәк булды. Нур терапиясе алганнан соң аның аркадагы авыртулары бетте, иркенләп ике аякка басып йөри башлады, – ди Республика клиник онкология хастаханәсенең радиология бүлеге мөдире Мария Әһлиуллина.

Шул рәвешле төрле юнәлештә эшләүче бер төркем табиб уникаль операция, дәвалау ысуллары ярдәмендә ананың да, баланың да гомерен саклап кала. Хастаханәдән чыкканда инде күкрәктәге шеш күзгә күренмәслек дәрәҗәдә кечерәеп беткән була. Сабый да сау-сәламәт килеш дөньяга аваз сала.

Бу вакыйгага инде төгәл ике ел вакыт узган. Татарстан табиблары икенче гомер бүләк иткән әни бүген тупырдап торган сабыен үстерә. Шулай да дәвалануын дәвам итә ул. Ай саен табибка күренеп, тиешле даруларын эчеп тора.

– Без бер клиника белән генә чикләнмичә, берьюлы өч дәвалау оешмасы берләшеп, уңышлы эш алып бардык. Республика клиник хастаханәсе, 16 нчы номерлы шәһәр хастаханәсе белән бергә барысын да синхрон рәвештә, төгәл эшләдек. Әлеге очракның уникальлеге иң беренче чиратта әнә шуннан гыйбарәт. Бу исә, үз чиратында, әнинең дә, баланың да гомерен саклап калырга, ул гына да түгел, аларны тулы канлы тормыш белән яши алырлык итеп саклап калырга ярдәм итте, – ди Илдар Сафин.

Татарстан табибларының бу батырлыгы турында киләчәктә кабат ишетәчәкбез әле. Ник дигәндә, алар «Ак чәчәкләр» бәйгесендә «Уникаль очрак» номинациясенә тәкъдим ителгән. Ике гомергә әни, бала булу бәхете бүләк иткән алтын куллы табибларыбызга уңышлар теләп калыйк!

 

Белгечләр берочтан берничә сорауга да ачыклык кертте:

– Күкрәк яман шешеннән дәваланган хатын-кыз киләчәктә әни була аламы?

– Әйе, була ала. Әмма дәвалану тулысынча тәмамлангач, билгеле бер вакыт үткәнен көтәргә кирәк булачак. Бала алып кайту вакыты да табиб белән киңәшләшеп сайланырга тиеш. Әгәр хатын-кыз әле бер тапкыр да әни булмаган икән, яман шешне дәвалар алдыннан ул күкәй күзәнәкләрен катырып куя ала. Шул рәвешле ул катлаулы дәвалану курсы узганнан соң киләчәктә аның ярдәмендә тыныч күңел белән сау-сәламәт бала алып кайта алачак. Мондый мөмкинлектән яман шеш диагнозы куелган ир-атлар да файдалана ала.

– Яман шешне ничек кисәтергә?

– Атнага 150 минут физик активлык күкрәк яман шеше килеп чыгу ихтималын бермә-бер киметә. Тәмәке тарту, исерткеч эчемлекләр куллану кебек начар гадәтләр дә еш кына яман шешкә китерә. Дөрес туклану, гәүдә авырлыгын контрольдә тоту шулай ук яман шешне кисәтергә ярдәм итә. Вакытында диспансеризация узу да мөһим.

Динә Гыйлаҗиева

 


Фикер өстәү